Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Төнлә мәчет янган!

Бүген төнлә Куергазы районының Якут авылындагы Мәсәгуть урамында янгын турында хәбәр килә. Урынга шунда ук Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының көчләре һәм чаралары, ирекле янгын сүндерү командасы һәм башка ашыгыч хезмәтләр китә.Килеп җиткәч, мәчетнең бер катлы бүрәнә бинасы эчендә ялкын булуы ачыкланган. Янгын сүндерүчеләр бинаның 80 квадрат метрындагы ялкынны сүндергән."Зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе ачыклана, урында Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчесе эшли», — дип хәбәр итте Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.Иман йортын югалткан Якут авылы халкының кайгысын уртаклашабыз.