Аскын районында үткән эшкуарлык сәгатендә "Кече һәм урта эшкуарлыкка һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру чикләрендә ике проект тикшерелде. Алар: крестьян-фермер хуҗалыгын ачу һәм туристик ял базасын төзү. Аскын районының гүзәл табигатьле Солтанбәк авылында туризм бизнесын үстерергә теләк белдергән эшкуар үз планнары белән уртаклаша. Ул, глэмпинглардан тыш, ял итәр өчен капиталь бина да төземәкче. Шулай ук аның форель фермасын ачып җибәрү планы бар. Билгеләнгән ниятләрне тормышка ашыру өчен финанс чыганаклары кирәк. Аңа ия булу өчен грантлар конкурсында катнашу шарт. Проектны тормышка ашыру өчен барлыгы 20 млн. сум кирәк булачак. Эшкуарның ниятләре тормышка ашкан хәлдә, 10 кешене эшле итәчәк."Эшкуарлык сәгате"ндә икенче бер эшкуар балык үрчетү белән шөглыльләнәчәген белдерде. Маймычлар үрчетү өчен арендага алынган буасы бар. Эшкуар биредә үк умартачылыкны җәелдереп җибәрмәкче. Шулай ук ул крестьян-фермер хуҗалыгы ачып, орлыкчылык белән шөгыльләнергә уйлый. Моның өчен аның Чишмә-Үрәкәй авылында 25 гектар басу җире бар.Фото: Аскын районы хакимияте сайтыннан.