Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Утыр әле, әни, яннарыма..."

Фәния апа хәләле Фәрхлислам абый белән якты дөньяга 6 бала бүләк иткәннәр. Шуларның берсе - халкыбызның сөекле җырчысы, мәңге тынмас сандугачыбыз, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи. Кызганычка каршы, ул да, янә аның өч туганы да җир куенында инде. Ә аларны кочып үстергән ана куенының җылысы турында сеңелләре Фирүзә Ибәтуллина үзенең социаль челтәрендә болай яза:«Тормышыбызны, күгебезне, йортыбызны яктылыкка, нурга, иман нурына күмгән газиз Әниебезне 93 яшь тулу уңаеннан кайнар тәбриклибез. Алты балага гомер биргән газиз Ана исеменә син – меңнәрчә лаек ана. Газиз әтиебез белән безне җил-яңгырлар тидермичә, нинди авыр заманнарда да ач-ялангач итмичә, назлап, сөеп, кешеләргә мәхәббәтле, миһербанлы, игелекле, изге гамәлләр кылырга, кешелекле булып яшәргә тәрбия бирдегез. Сезгә чиксез рәхмәтлебез!Әнием кадерлемә саулык-сәламәтлек, аң-зиһенле булып, күзләрең яктылык күргән, үз аякларында йөреп, йомшак куллары белән ул-кызын, оныкларын, кияү-киленнәрен кочуын телибез.Ходай биргән гомерләреңдә җан тынычлыгында, тән сихәтендә, өебезнең Кояшы, иман нуры булып яшәргә һәм киләчәктә дә туган көннәреңне күрергә насыйплардан булса иде.Без, синең нарасыйларың, гомер көзләреңә кадәр сине яратып тәрбияләргә дип вәгъдә бирәбез».Фәния апаны үзеннән 12 генә яшькә өлкән чордашы - "Кызыл таң" бабай исеменнән туган көне белән кайнар котлыйбыз һәм төпчегенең теләкләре тормышка ашуын, үзенең сәламәт булуын телибез!