Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Төбәктә икенче "Ана сөте банкы" булдырылды

Сөтне пастеризацияләүнең хәзерге ысулы барлык билгеле патоген бактерияләрне һәм вирусларны юк итә, шул ук вакытта сөтнең туклыклы кыйммәтен, витаминнарын, микроэлементларын саклый. Мондый күкрәк сөтенең файдасы, балалар катнашмалары белән чагыштырганда, күпкә югарырак булып кала. Ана сөтен куллану сепсис, сулыш органнары һәм ашказан-эчәк юлы авырулары үсеше куркынычын киметергә мөмкинлек бирә, ә иң мөһиме – алга таба оптималь физик һәм нерв-психик үсешне тәэмин итә. Ана сөте банкында хәвефсезлек мәсьәләләренә зур игътибар бирелә: баланы имезү алдыннан пастеризацияләү һәм бактериология контроле өчен шартлар булдырылган. Фото: health.bashkortostan.ru