Бу хакта социаль челтәрдәге битендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Русия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев хәбәр итә. 2018 елда «Татар-информ» хәбәрчесе Азамат Атнабаев белән сөйләшкән булган. Ул гомер буе төзелеш өлкәсендә эшләгән. «Кызганыч, әтинең шигырьләрен яттан белмим. Шулай да аның бөтен шигырьләре якын миңа. Аның иҗат җимешләрен иң беренче тыңлаучы без булдык. Кичен башка балалар телевизор караса, без шигырь, яки пьесадан өзекләр тыңлап үстек. Үзебезгә дә ошый иде бу шөгыль. Ул вакытта бала-чага инде, шигырьләрнең мәгънәсен аңламаган да без, менә хәзер йөрәк аркылы үтә алар», – дигән Азамат Атнабаев. Азамат Атнабаевның бер кызы бар. Картәтисенең сәләте аңа да күчкән - ул урыс телендә шигырьләр яза.