Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Шәһәрләр һавасы җилсез көннәрдә пычрана

Атмосфера һавасы динамик мохит, аның сыйфаты билгеле бер һава шартларында бик тиз үзгәрергә мөмкин, шуңа күрә атмосфера һавасының пычрануы турында ышанычлы мәгълүмат алу өчен торак зонада автоматлаштырылган постлар челтәре һәм эре предприятиеләрнең санитар-күзәтү зоналары чигендә булу кирәк. Бу хакта Башкортстан Экология министрлыгының дәүләт аналитик контроле идарәсе директоры Валентина Сафарова БСТ телеканалында брифингта сөйләде.- Атмосфера һавасын мониторинглау тәүлек әйләнәсендә һәр 20 минут саен автоматлаштырылган контроль станцияләре, шулай ук халыкның күпсанлы шикаятьләре килгәндә күчмә экологик лабораторияләр ярдәмендә башкарыла. Салават һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә һавада зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүе вакыт-вакыт теркәлә. Әмма бу хәл, нигездә, уңайсыз метеошартлар чорында була, андый чакларда предприятиеләр чыгарган матдәләр атмосфера һавасында туплана. Артыклык ачыкланганда, мәгълүмат башта - Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдал

Атмосфера һавасы динамик мохит, аның сыйфаты билгеле бер һава шартларында бик тиз үзгәрергә мөмкин, шуңа күрә атмосфера һавасының пычрануы турында ышанычлы мәгълүмат алу өчен торак зонада автоматлаштырылган постлар челтәре һәм эре предприятиеләрнең санитар-күзәтү зоналары чигендә булу кирәк. Бу хакта Башкортстан Экология министрлыгының дәүләт аналитик контроле идарәсе директоры Валентина Сафарова БСТ телеканалында брифингта сөйләде.- Атмосфера һавасын мониторинглау тәүлек әйләнәсендә һәр 20 минут саен автоматлаштырылган контроль станцияләре, шулай ук халыкның күпсанлы шикаятьләре килгәндә күчмә экологик лабораторияләр ярдәмендә башкарыла. Салават һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә һавада зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүе вакыт-вакыт теркәлә. Әмма бу хәл, нигездә, уңайсыз метеошартлар чорында була, андый чакларда предприятиеләр чыгарган матдәләр атмосфера һавасында туплана. Артыклык ачыкланганда, мәгълүмат башта - Башкортстан Республикасы Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгына, аннары башка күзәтчелек органнарына тапшырыла, - дип билгеләп үтте Валентина Исаевна.Хәзерге вакытта республикада мондый постлар җитәрлек түгел. Стәрлетамакта тагын 2 һәм Салаватта бер станция кирәк. Моннан тыш, предприятиеләрнең санитар-күзәтү зоналарына автоматлаштырылган контроль җиһазлары урнаштыру планлаштырыла.- Мондый система объектив мәгълүмат алырга, пычрануда гаепле предприятиене ачыкларга һәм грамоталы карарлар кабул итәргә, шулай ук атмосфера һавасының торышы турындагы мәгълүматны эшкәртергә һәм анализларга ярдәм итә. Бу, шулай ук, хакимият органнарына һәм өлкә халкына Башкортстан Республикасы территориясендә атмосфера һавасының сыйфатын характерлаучы картинаны үз вакытында, тулы, ышанычлы һәм каршылыксыз бирергә мөмкинлек бирәчәк, - дип хәбәр итте Валентина Сәфәрова."Роспотребнадзор"ның Башкортстан Республикасы буенча идарәсеннән коммуналь гигиена буенча күзәтчелек бүлеге начальнигы Лариса Кильдюшова аларның ведомстволары сәнәгать объектларының санитар-күзәтү зонасы чигендә һәм торак зонасында һаваны контрольдә тотуын өстәде.- Без һәр мөрәҗәгатьне анализлыйбыз, рейдларга чыгабыз. Күчмә лаборатория атмосфера һавасының сыйфатын 30-40 минут эчендә ачыкларга мөмкинлек бирә. Һәм стационар лабораторияләрдә, атмосфера һавасы тикшерелгән урында, киләсе тәүлек дәвамында без инде һаваның сыйфатын билгели һәм оператив рәвештә җавап бирә алабыз.Анализ нәтиҗәләре ведомствоның рәсми сайтында урнаштырыла - https://02.rospotrebnadzor.ru/.Экология өлкәсендә хокук бозулар ачыкланганда, шулай ук "Роспотребнадзор"ның "кайнар линия"сенә шалтырата аласыз: 8800-77-50-170, яки Экология министрлыгының диспетчер хезмәтенә: +7 (347) 218-04-30.Фото: rossaprimavera.ru