Гомер – кешегә иң зур бүләк. Гомер белән бергә адәм баласына бердәнбер әти-әни, яшәү мөмкинлеге дә бирелә. Мондый уникаль һәм аеруча кыйммәтле “бүләкләр” исәбендә туган тел дә бар.Соңгы елларда туган телләр хакында бәхәсләрне еш ишетергә була. Җавапсыз сораулар исә арта, чишелмәгән мәсьәләләр күбәя. Кызганыч, әмма күп кенә очракта кеше ана теленең кирәклеге турында уйланмый, аның киләчәктәге тормышын күзалларга да теләми. Телләр югалу нәрсәдән башлана? Әлеге көндә актуаль булган бу сорауга үземнең мәкаләдә җавап эзлим. Телләр юкка чыгу проблемасы нигезендә гади генә нәрсәләр ята. Кеше якты дөньяга килгәч, беренче аваз итеп әнисенең тавышын ишетә. Үсә бара ул тирә-якны нәкъ әти-әнисе телендә өйрәнә. Үзенең беренче сүзен дә шул телдә әйтә. Әмма төрле сәбәпләр аркасында ана теле куллануда сирәгәя. Кешеләр чит сүзләрне күбрәк куллана, туган телдә аралашмый башлый, әкренләп фикерләү процессы да башка телгә күчә. Ә ни өчен болай килеп чыга? Бәлки, милли тел әлеге заманга яраклашмый калгандыр? Мөгаен, мода артыннан куып йөрүчеләр (аеруча яшьләр) туган телнең ни өчен кирәклеген бөтенләй оныткандыр? Ә, бәлки, сәбәп гади оялудадыр.Миңа калса, туган телгә карата мәхәббәт тә, ихтирам да кече яшьтән үк килә. Дөньяга аваз салудан башлап, соңгы сулышка тиклем ана теле – туган тел кешене озата бара. Тик бу телнең үзе өчен никадәр әһәмиятле булуы һәр кешенең үзеннән тора. Минем туган телем – ана сөте белән кергән татар теле. Дөньяга аваз салган вакыттан әлеге көнгә кадәр мин татар мохитендә яшим, татарча сөйләшәм. Һәм, һичшиксез, үземне судагы балыктай хис итәм. Туган телгә булган ихтирамлы караш һәм мәхәббәт тәрбияләгән өчен мин гаиләмә, мәктәптәге укытучыларыма бурычлы.Кечкенә авылымның һәр почмагы татар мохите белән сулыш ала, шунлыктан миндә дә милли үзаң бик яшьли формалашты. Балачакта минем тормышымны һәрчак татар халык әкиятләре, гореф-гадәтләре, җырлар-моңнар, бәйрәмнәр, татар телендә радио һәм телетапшырулар бизәп торды. Картинәйгә килгәч, һәрвакыт татар телендә кимендә бер шигырь ятлап, бер әкият сөйләргә өйрәнә идем. Үсә төшкәч, балалар бакчасына йөри башладым, аннары татар мәктәбенә укырга кердем. Балалар саны артык күп булмаса да, мәктәп районда һәрчак алдынгылар рәтендә. Мондагы һәр укытучы, үз вазыйфасын яхшы белеп, аны оста башкара, баланы һәрьяктан камил итеп тәрбияли. Шундый бик тә тәҗрибәле, тырыш һәм профессиональ укытучыларның берсе – татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы Зөлфия Мансурова. Нәкъ Зөлфия Җәмил кызы татар теленә булган мәхәббәтемне, сәләтемне күреп алып, югарыга әйдәде, бөек Татар Дөньясына ишекләрне ачты. Мин белем алган мәктәптә һәр укучының туган телен үстерер өчен бик күп мөмкинлекләр бирелә. Болар татар телендә дәресләр, укудан тыш чаралар гына түгел, әлбәттә! Федераль грант кысаларында оештырылган “Салават күпере” дип аталган курчак театры, ай саен чыгып килгән “Күпнокта” гәзите, бихисап конкурслар, очрашулар, иҗади кичәләр – болар барысы да мәктәпнең балалар үсешенә юнәлтелгән эшчәнлеге. Ел саен төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашучылар, җиңүчеләр турында әйтү хәтта кирәкми дә... Мин нәкъ шундый көчле, мөмкинлекләргә бай булган татар мохитендә тәрбияләндем. Бераздан күңелем иҗатка тартылды – каләм тибрәтә башладым. Иҗат итү теләге, әлбәттә, туган телемдә булды. Татар телен тирәнтенрәк өйрәнү ихтыяҗы туу сәбәпле, өлкәнрәк сыйныфларда фән белән кызыксына башладым. Фәнни-тикшеренү эшләрем белән күп кенә конференцияләрдә чыгыш ясадым, олимпиадаларда катнаштым. Кече яшьтән төпле белем алып, татар теле, мәдәнияте мохитендә тәрбияләнеп, мин киләчәгемне дә туган тел белән бәйләргә максат тотам. Әлеге вакытта республикабызның югары уку йортлары арасында иң зур татар теле һәм әдәбияты кафедрасында белем алам. Киләчәк һөнәрем – туган тел һәм инглиз теле укытучысы.Бу юлны сайлавыма минем әниемнең дә йогынтысы зур, дип өстисем килә. Әнием Таңсылу Раил кызы Сабитова педагогия университетының шушы ук бүлеген тәмамлаган. Әлеге вакытта балаларга урыс теле һәм әдәбияты буенча белем бирә. Тик үземнең шәхси бурычымны мин туган телемне, халкымны, аның мирасын, рухи байлыгын саклап калып, киләчәк буынга җиткерү, дип саныйм. Бөек татар телен үстерүгә нинди дә булса өлеш кертә алу – иң зур казанышым булыр. Әйе, бүгенге заман яшьләре арасында үз телендә сөйләшүдән оялучылар сирәк түгел. Әмма якын киләчәктә хәл яхшыру ягына үзгәрер, дип өметләнәм. Сүземне тәмамлап, мәкаләнең башында торган сорауга яңадан кайтасым килә. Дөньядагы һәр кеше өчен туган телгә юл гаиләдән һәм мәктәп сукмагыннан башлана. Туган телгә мәхәббәт, хөрмәт һәм ихтирам чаткысы гаилә учагында кабынса, мәктәптә исә ул көчле ялкынга әверелә һәм аның җылысы безне гомер буена озатып бара. Алина САБИТОВА, М. Акмулла исемендәге БДПУның 2 курс студенты.