Быел "Мәктәп туризмы" проектында 37 000нән артык бала катнаша алачак, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк. Тиздән укучылар ике көнлек туристлык сәяхәткә чыгачак. Проект турында мәгълүмат якын арада республиканың Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы сайтында пәйда булачак. Катнашу өчен гаризаны шәһәр яисә район мәгариф идарәсе аша калдырырга мөмкин.Башкортстанда туризм турында Республика белән идарә итү үзәгеннән Башкортстан юлдаш телеканалының "Сәлам" тапшыруына чыккан туры эфирында эшкуарлык һәм туризм министры вазыйфасын башкаручы Светлана Верещагина сөйли."Башкортстанда озын гомерлелек" проекты быел да старт алды. Анда катнашучылар саны да артачак — бер көнлек бушлай турга 20 000 пенсионер юлланачак. Теркәлү — http://долголетие.соцтуризмрб.рф/ сайтында.Актив ял итәргә яратучылар өчен дә зур яңалык. Республиканың эре тау чаңгысы үзәкләре — "Абзак", "Банное", "Мраткино" апрель аенда да эшен дәвам итәчәк. Калганнары эшне март аенда тәмамлаячак.Эфирны карагыз һәм ялыгызны