- Безнең предприятие модернизация һәм экология чараларына зур игътибар бирә, - дип билгеләп үтте Олег Николаевич, компаниянең төп проектлары турында җентекләп сөйләп. - Аерым алганда, бу - күкерт водородын үтилләштерүгә һәм атмосферага чыгаруны киметүгә юнәлтелгән техник күкерт җитештерүне төзү. Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә күкертле водород конверсиясен арттыру исәбенә елына пычраткыч матдәләр чыгарылуын 4 670 тоннага киметүгә ирешеләчәк. Шулай итеп, әлеге проект атмосферага тулаем чыгарылышны 15 процентка һәм күкерт диоксидын чыгаруны 30 процентка киметәчәк. Проект бюджеты 12 млрд. 259 млн. сум тәшкил итә. Объектны файдалануга тапшыру вакыты - 2023 ел.Икенче мөһим проект - чистарту корылмаларын реконструкцияләү. Ул чистартылган агынты суларны кабат файдалануга, чистарту корылмалары калдыкларын үтилләштерүгә, атмосферага пычраткыч матдәләр чыгаруны киметүгә юнәлтелгән. 1нче этап буенча проектның бюджеты 2023-24 елларга 2 млрд. 886 млн. сум тәшкил итә.Тагын мөһим проектларның берс
«Газпром нефтехим Салават» экологик проектларга миллиардлар салачак
10 марта 202310 мар 2023
1 мин