Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Туймазының 7нче балалар бакчасы яңа җиһазлар алачак

9 мартта Туймазыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров узган елның ноябрендә капиталь ремонттан соң ачылган 7нче балалар бакчасында булды. 60 урынлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә төрле күз авырулары булган өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар йөри. Балалар бакчасы мөдире Лариса Анисимова аның районда бердәнбер махсуслаштырылган учреждение булуы турында сөйләде.Республика Башлыгы уку бүлмәләрен карады, балалар бакчасы белгечләре һәм тәрбияләнүчеләре белән аралашты. Биредә ике шәфкать туташы, укытучы-дефектолог, логопед, музыка җитәкчесе һәм һәр яшь төркемендә икешәр тәрбияче эшли.2017 елда “Уңайлы мохит” федераль дәүләт программасы буенча балалар бакчасы 1 миллион сум акча ала, аңа компьютер-дәвалау классы җиһазландырыла һәм ортоптия кабинеты приборлар белән комплектлана. Моннан тыш, 2021 елда офтальмология кабинетына җиһазлар сатып алганнар.Белгечләр әйтүенчә, болар барысы да күз авыруларын дәвалауда яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Балалар бакчасы мөдире Радий Хәбировтан мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ерактан начар күрүне кисәтү һәм якыннан начар күрүне төзәтү өчен тренажер сатып алуда ярдәм итүен сорады. Ә спорт мәйданчыгында хәвефсез резина япма салырга кирәк.Төбәк җитәкчесе тиешле органнарга әлеге максатларга акча бүлеп бирергә, шулай ук агымдагы елда балалар бакчасы фасадын ремонтларга кушты. Фото: glavarb.ru