Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Илең онытмас сине, Рөстәм!

Хәрби хезмәткәрнең әнисе Фәймә Афзалетдин кызы, хатыны Гөлназ Зиннур кызы, балалары Алина һәм Рамазан белән аралашып, Радий Хәбиров аларның авыр кайгысын уртаклашты һәм геройның әнисенә патриот һәм Ватанны саклаучы улын тәрбияләгәне өчен рәхмәт белдерде.- Улыгыз белән ирегезнең нинди булуын беләм, аның командирлары белән сөйләштем. Рөстәм бик лаеклы кеше иде. Моның сезнең өчен нинди югалту икәнен аңлыйбыз, шуңа күрә һәрвакыт сезнең янда булачакбыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең барлык сугышчыларыбыз бүген Ватан өчен батырларча көрәшә. Республика аларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итәчәк. Аерым алганда, без хәрбиләрнең ата-аналарына республика кардиодиспансерында дәвалану һәм реабилитация курсын үтәргә тәкъдим итәбез.Республика җитәкчесе Рөстәмнең гаиләсенә генерал Шәйморатов орденын тапшырды, аның белән сугышчы күрсәткән батырлыгы өчен үлгәннән соң бүләкләнде.Радий Хәбиров, шулай ук, Туймазы районы хакимиятенә герой-доброволецның истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар күрергә кушты. Муниципалитет башлыгы Айдар Суфиянов билгеләп үткәнчә, якташыбыз истәлегенә 9 майга кадәр Татар-Олкан урта мәктәбендә мемориаль тактаташ һәм "Герой партасы"н урнаштырырга планлаштыралар.