Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Сулар һавабыз саф булсын!

Билгеле булуынча, республиканың Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә химия, нефть химиясе тармаклары предприятиеләре урнашкан.Шуңа күрә бу шәһәрләрдә һава пычрану проблемасы еш күтәрелә, ди республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов. 9 мартта БСТда үткән “Башкортстанда һава” дип аталган брифинг та әлеге мәсьәләгә багышланды.“Без һава чисталыгын саклау мәсьәләсенә аерым игътибар бирәбез. Һәрвакыт тикшереп торабыз. Безгә һаваның пычрануы һәм начар исле булуы турында халыктан зарлар күп килә. Күзәтү постларында пычратучы матдәләрнең артып китүе даими теркәлә. Әлеге хәлләр Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко белән киңәшмә оештыруга этәрде”, – диде министр.Аның әйтүенчә, әлеге киңәшмәдән соң Виктория Абрамченко Стәрлетамак һәм Салаватта пычратучы матдәләрнең һавага эләгүен киметү буенча кайбер чараларны “Экология” гомумдәүләт проектының “Чиста һава” федераль проектына кертергә кушкан. Бу пычрак һава проблемасын хәл итүгә зуррак юллар ача, ди белгечләр.Башкортстан Республикасында экология һәм саф һава мәсьәләләре буенча брифингка Мәскәүдән туры эфирда Русия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министрының беренче урынбасары Константин Цыганов кушылды. Ул Русия шәһәрләрендә үткәрелгән экологик мониторинг турында сөйләде һәм Башкортстанда Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә гидрометүзәкнең 5 посты һавага зарарлы матдәләр чыгаруны теркәп баруын билгеләп үтте. Узган елда 220 көннән артык булган уңайсыз метеорологик шартларда мониторинг аеруча җентекләп алып барылган.Республиканың көньягындагы һаваны пычратучы төп предприятиеләр булып «Башкортстан сода компаниясе» һәм «Газпром нефтехим Салават» җәмгыятьләре тора. Бу шәһәрләрдә яшәүчеләрнең күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә, Мәскәүдә республика хакимиятләре һәм күзәтчелек органнары катнашлыгында киңәшмә уздырылды. "Росприроднадзор" предприятиеләрдә ташландык чыганакларны инвентаризацияләячәк дип килештеләр. Шуннан соң нинди ташландыкларны киметергә кирәклеген аңлау булачак, - дип билгеләп үтте Константин Цыганов.Фото: static.mk.ru