Китапның исем туе зур, чагу, җыр-моңлы бәйрәм кебек узды. Чара сценарие, әлбәттә, көн герое – җыентык авторының иҗат җимешләреннән үрелеп төзелгән иде. Таһир Якуповның шигырьләренә язылган җырлар да яңгыравы кичәгә үзенчәлекле, кабатланмас бер ямь өстәде. Аның билгеле композиторлар Вәсил Галимов, Рәис Ханнанов, Мөдәрис Морзаханов белән берлектә туган “Иртәнге серенада”, “Сагынып киләм”, “Киткәннәр кайтмый урап” җырларын Дүртөйле таланты, бихисап мәртәбәле җыр бәйгеләре җиңүчесе, Башкортстанның атказанган җырчысы Илшат Сибәгатуллин башкарды.- Таһир Әнгам улының иҗатын мин саф сулы чишмә белән чагыштырыр идем, - диде Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы Рафаил Хафизов. - Аның шигырьләре эчкерсезлеге, ихласлыгы белән җәлеп итә. Темаларны да автор әллә каян эзләми, әсәрләрендә – үзенең һәм замандашларының хис-кичерешләре, борчу-уйланулары. Җанында иҗат ялкыны дөрләп янган мәле әле аның, киләчәктә яңа китапларының ташка басылганына шаһит булачагыбызга иманы