1935 елда Илеш районы оешкан вакытта биредә бары тик ике сәламәтлек саклау учреждениесе – Андреевка участок хастаханәсе һәм Яркәй авылындагы фельдшерлык пункты булган. Ә революциягә кадәр Яркәй авылы халкына фельдшер М. П. Загоролин Хәбирҗан бай йортында медицина ярдәме күрсәтә. 1923 елдан 1935 елга кадәр Ахун бай йортында фельдшер А. И. Дальшин эшләгән. 1938 елда Яркәй фельдшерлык пункты базасында табиблык амбулаториясе ачыла, анда 5 койкалык бала тудыру йорты да була, Иске Дөмәй, Манчар һәм Карабаш авылларында фельдшерлык пунктлары эшли башлый. 1939 елның августында Яркәй амбулаториясе каршында стационар төзү һәм бала тудыру йортын киңәйтү турында карар кабул ителә. 1940 елның февраленнән амбулатория 15 койкага исәпләнгән дәваханә буларак эшли башлый. 1944 елга район сәламәтлек саклау челтәре Яркәй һәм Андреевка табиблык участокларын, 9 фельдшерлык пунктын, 4 колхоз бала тудыру йортын, 2 акушерлык пунктын, 3 фельдшер-акушерлык пунктын, 1 лаборатория һәм 2 даруханәне берләштергән була. Медицина хезмәткәрләренең саны 54 кеше булып, шуларның 9ы – табиблар, шул исәптән 4се эвакуацияләнеп килгән, 2 теш табибы эшләгән. 1950 елда 35 койкалык дәваханә төзелә, 1956 елда ул – 50, 1970 елның августына 100 койкалык итеп киңәйтелә. ...Фельдшер пунктларында эшләүче фельдшер, акушерка һәм санитаркалар район сәламәтлек саклау системасының оешуына зур өлеш кертте, ашыгыч беренчел ярдәмне дә алар күрсәткән. Көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында алар иң ерак авылларга җәяү яисә атларда барып җитеп, авыруларга ярдәм итәргә ашыккан. Районда сәламәтлек саклау тармагы оешкан елларда алар күп вакыт төннәрен йокысыз үткәргән, авыруның сәламәтлеге өчен борчылган, тынгысыз хезмәтнең җимешен – сихәтләнгән кешеләрне күреп шатланган. Шуңа да район халкы төрле елларда эшләгән фельдшерларны зур рәхмәт һәм хөрмәт белән искә ала. Табиблык амбулаторияләрен һәм участок дәваханәләрен булдыру район халкына медицина ярдәме күрсәтүне яхшыртырту һәм аларда стационар, лаборатория, физиотерапия һәм стоматология кабинетларын оештыру мөмкинлеген бирде. Андреевка авылында табиблык амбулаториясе 1893 елда ачыла. Аның беренче земство табибы Василий Иванович Ерофеев була. 1912-14 елларда кирпеч бина төзелә һәм 20 койкалык участок хастаханәсе ачыла. Авыл дәваханәсе үсешенә РСФСРның атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы Леонид Петров (1903-69) бәяләп бетергесез өлеш кертте. Леонид Петрович 1927 елда Казан дәүләт университетының медицина факультетын тәмамлый. Шул чордан ( ул ике тапкыр Кызыл Армия сафларына табиб буларак чакырыла) 1964 елга кадәр Андреевка участок дәваханәсе баш табибы булып эшли. Шушы еллар дәвамында планлы хирургия ярдәмен оештыра, йогышлы авырулар белән актив көрәшә, хастаханәнең матди-техник базасын ныгыту өчен күп көч сала. Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары, күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Хәзерге вакытта элекке Андреевка участок дәваханәсе – 10 койкалы табиблык амбулаториясе – көндезге стационар. Районда, шулай ук, Манчар, Иске Дөмәй авылларында табиблык амбулаторияләре эшли. Югары Яркәй үзәк район дәваханәсенең 240 койкага исәпләнгән дәвалау корпусы, 600 пациентны кабул итүгә сәләтле поликлиника 1975 елда файдалануга тапшырылган. Шуннан соңгы елларда биредә заманча дәваханә шәһәрчеге барлыкка килде. Төрле елларда баш табиблар булып БАССРның атказанган табибы, сәламәтлек саклау отличнигы, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры Сәлимә Һади кызы Газизова, РСФСРның атказанган табибы, Бөек Ватан сугышы ветераны Закирьян Кәбир улы Кәбиров, Башкортстанның атказанган табибы, “Почет Билгесе” ордены кавалеры Рәшит Шәрәфетдин улы Авзалов, республиканың атказанган табибы, Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы Халит Мәзһәр улы Мөхәммәдиев эшләде. Районда сәламәтлек саклауны үстерүнең төп юнәлеше – халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү. Балаларга медицина ярдәме күрсәтүне яхшыртуга аерым игътибар бирелә. Шуның нәтиҗәсе буларак, йогышлы авырулар, сабыйлар үлеме сизелерлек кимеде. Тулаем алганда, узган чорда районның сәламәтлек саклау тармагы шактый үсеш алды: учреждениеләр челтәре киңәю һәм аларның матди-техник базасы ныгу белән беррәттән, халыкның сәламәтлек күрсәткечләре сизелерлек яхшырды. Югары Яркәй район үзәк дәваханәсе республика сәламәтлек саклау тармагында алдынгыларның берсе булып танылды. Хәзерге вакытта үзәк дәваханә каршындагы поликлиниканың план куәте сменага 990 кеше кабул итүгә исәпләнгән. Гомумән, ул 30 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Амбулатор кабул итү 29 белгечлек буенча алып барыла, терапия участоклары саны – 12, педиатрия участоклары – 8. Ел дәвамында амбулатор кабул итүгә 250 меңнән артык кеше теркәлгән. Халыкка тиз арада медицина ярдәме күрсәтү максатыннан табиблар бригадалары авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларына бара. Район үзәк дәваханәсе стационарында тәүлек әйләнәсенә эшли торган һәм 151 урынга исәпләнгән 7 профильле бүлек һәм 69 урынлык көндезге стационар бар. Ел саен 5 меңнән артык пациент дәвалана. Дәвалау-диагностикалау процессының сыйфатын яхшырту максатыннан 50дән артык төр тикшеренү һәм дәвалау процедурасы үткәрелә. Районда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты, “Башкортстан Республикасында сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү” һәм халык сәламәтлеген яхшырту буенча башка программалар уңышлы тормышка ашырыла. Аерым алганда, 2018 елда район үзәк дәваханәсе каршындагы поликлиниканың яңа корпусы ачылды. Бу проект республика Хөкүмәте һәм “Роснефть” арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында тормышка ашырылды. Яңа төзелешкә социаль программалар фондыннан 262 миллион сумнан артык акча сарыф ителде. Бу уңайдан Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин болай дигән иде: “Безнең төп эшчәнлегебез, төп юнәлешебез – халыкның сәламәтлеген ныгыту, көнкүреш шартларын яхшырту. Билгеле булуынча, Башкортстанда байтак федераль һәм республика социаль программалары гамәлгә керде. Болар барысы бергә – демографияне яхшырту, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү һәм төзекләндерү, яхшы юллар булдыру, гомумән, инфраструктураны яхшыртуны күздә тота. Без ул программаларда актив катнашабыз. Әлеге программаларда катнашу районда яңа объект төзү, яки элеккесен яңарту дигән сүз. Башкортстанга яңа җитәкчелек килгәч, тармакка игътибар артты, кешеләрнең сәламәтлеген ныгыту юнәлешендә күп эш башкарыла. Моны авыл тормышындагы аерым сәхифә, тормыш сыйфатын яхшыртуның яңа этабы дип тә әйтергә мөмкин”. Күптән түгел “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында Иске Дөмәй авылында табиблык амбулаториясенең яңа бинасы сафка керде. Объектка 25 миллион сумнан артык акча тотынылды. Бу амбулатория сменага 60 кешене кабул итүгә һәм көндезге стационар өч урынга исәпләнгән. Монда терапевт, стоматолог, процедура кабинетлары һ. б. бар. Шулай ук соңгы елларда район үзәк дәваханәсенең төп корпусына капиталь ремонт ясалды. “Авылны социаль үстерү” федераль максатлы программасы буенча Рсай, Йонны, Карабаш, Иске Күктау һәм Аккүз авылларында 5 фельдшер-акушерлык пункты бинасы төзелде. Гомумән, Илеш районында сәламәтлек саклау учреждениеләре зур яңару кичерде. Районда барлыгы 60 ФАП эшли. 2016-18 елларда Кадер, Түбән Череккүл, Этәй авылларында 3 фельдшер-акушерлык пункты төзелде, муниципаль бюджет хисабына 6 ФАП ремонтланды. 2019 елда Җәйләү авылында республика бюджеты акчалары хисабына модульле ФАП, “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проектына таянып, муниципаль бюджет акчалары хисабына һәм ППМИ программасы буенча районда Исәмәт, Иске Татыш, Краснояр, Югары Череккүл, Кызыл Октябрь, Игмәт, Буралы, Сүлте, Яңа Нәдер, Сәеткул авылларында 10 ФАП ремонтланды. Шушы ук чыганаклар буенча Мари-Мәнәвез, Теләпән, Тыпый, Сеңрән, Бишкурай авыллары ФАПларына капиталь ремонт ясалды. 2019 елның декабрендә Торачы авылында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән ФАП ачылды. Груздевкадагы ФАП республика адреслы инвестиция программасына (РАИП) кертеп төзелде. “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Уяндык һәм Ибраһим авылларында модульле ФАПлар урнаштырылды. Гомумән, соңгы биш елда гына да 11 торак пунктта ФАПлар яңартылды, 21 ФАП бинасына капиталь ремонт ясалды. 2017 елдан башлап “Земский фельдшер” программасы буенча ФАПларга 5 фельдшер эшкә урнаштырылды. 2025 елга кадәр район территориясендә “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк программасы кысаларында янә модульле 8 ФАП урнаштыру планлаштырыла. Рәзидә ГАТАУЛЛИНА, Югары Яркәй үзәк дәваханәсенең баш табибы.