Үзенең сокландыргыч, мәңге үлмәс иҗаты, искиткеч язмышы белән мөселман дөньясын шаккатырган әдип Фәнис Яруллинны ишетеп белмәгән кеше юктыр. Исән булса, быел, 9 февральдә аңа 85 яшь тулган булыр иде. Шушы уңайдан Кыңгыр-Мәнәвез авылының модельле китапханәсендә аның мөдире Элиза Салихова матур кичә оештырды. Күркәм залда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәнис Яруллинның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе күпләрне үзенә җәлеп итте. Тәүдә сүз шагыйрә Әлфия Булатка бирелде. Олуг әдип белән аралашып яшәгән кеше буларак, ул аның биографиясенә тукталды, хатыны Нурсөя апа белән очрашкан мизгелләрен фоторәсемнәр аша чагылдырды.Иң дулкынландырганы – шагыйрьнең йөрер-йөрмәс куллары белән язган хатларын тотып карау, аларны уку бик тә тетрәндергеч мизгел булды. Кичәне дәвам итеп, Фәнис Яруллин белән студент елларыннан ук очрашып, күп еллар шәхсән аралашкан журналистика ветераны, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим, Динис Бүләков исемендәге премияләр лауреаты Әнвәр Сөләйманов бөек шагыйрьнең чынбарлыктагы халәте, үлемсез иҗаты хакында сөйләде. Булачак журналистка моннан 45 ел элек ”Аерылмас дустым” дигән китабына гарип шагыйрьнең ике кулының бармакларына каләмен көч-хәл белән кыстырып, автограф язуы тасвирланды. Чынлап та, бәгырьләрне өзгәләрлек мизгелләр булган шул. Әлбәттә, аңлаган кешегә. Язмышка үч итеп, аның күзенә туры карап, сабыр итеп яшәгән әлеге легендар шәхестән үрнәк алырга гына кала безгә. Бу җәһәттән аларның тормышны чиксез яратуы – үзе батырлыкка тиң. Шуңа да тамашачылар, шагыйрьнең яшәү рәвеше белән тирәнрәк кызыксынып, чыгыш ясаучыга сораулар яудырды. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре дә яңгырады: Авырлыкка туры карап яшимһаман,Чөнки минем кешеләргәкирәгем бар.Каерса да язмыш минемканатымны,Ала алмас кешеләрнеяратуны. Ә бит йөрәк каны белән язылган бу шигырьләрне гади укучының күңеленә юл ачуда, урын-җир өстендә булган Фәнис абыйны дүрт дистә елдан артык сабый кебек курчалаган, аны дөньяга таныткан Нурсөя Яруллинаның тәрбиясе, кадер-хөрмәте бәяләп бетергесез. Әнкәйләргә генә хас наз тулы йөрәгенә Нурсөя апа Фәнис абыйны ире дә, нарасые итеп тә сыендырган ич! Олы йөрәкле шагыйрь менә нәрсә ди: “Минем белән яшәү рәвешенә беркем дә түзә алмас иде. Нурсөя генә түзә, ул – дөньяда бердәнбер”. Бу хисләр шигырь юлларына да күчми калмаган: ...Тормышым – авыр арба,Йөгем гел артып бара.Арбам күптән туктар иде,Мәхәббәт тартып бара... Мәхәббәттән көчле дару юк икәнлеген исбатлап, йөрәкне тетрәндергеч “Нурсөя” поэмасын язган каһарман халык шагыйре Фәнис Яруллинның һәм “Фидакарь хезмәт өчен” медале иясе Нурсөя Фазылҗан кызының сыннары еллар үткәч әдипнең туган ягы Баулыдагы һәйкәлгә күчте. Шулай ук туган авылы Кызыл Ярда әдипнең музее барлыкка килүе – якташлары өчен олы горурлык. Боларның һәммәсен китапханәнең стенасына эленгән зур экран аша горурланып карау мөмкинлеге бар иде. Билгеле, кичә җыр-моңсыз булмый. Янып торган, татар милли бизәкләре белән нәкышләнгән костюмнарда хатын-кызларның “Ахирәтләр” фольклор ансамбле (җитәкчесе – Гүзәл Хисаметдинова) башкаруындагы Фәнис Яруллинның сүзләренә Риф Гатауллин һәм Ришат Тимербаев язган “Кадерен белгәннәргә” җыры һәм башка чыгышлар беркемне дә битараф калдырмады.Көтеп алынган очрашу, ихлас аралашу мул чәй табыны артында дәвам итте. Кыңгыр-Мәнәвез авылы үзешчәннәре шулай, шатлык-кайгыларны бергә бүлешеп, заман белән бергә атларга тырыша. Әмир Сәлимов.Бишбүләк районы.