Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Рөстәм Нәбиев — бүгенге заман герое

27 февральдә Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, блогер Рөстәм Нәбиев Башкортстан татарлары белән очрашуда катнашты. Чара Бөтендөнья татар конгрессының республикабыздагы вәкиллеге тарафыннан “Текә татар” дип аталган яңа проект кысаларында оештырылды.“Текә татар” проектының төп максаты булып Башкортстан Республикасында яшәүче милләттәшләребезне берләштерү тора. Бигрәк тә яшь буынны бергә җыеп, татар хәрәкәтенә киләчәккә төпле юнәлеш бирү мөһим. Әлеге проект хәзерге заман татар кешесенә кызыклы булган шәхесләр белән очрашулар, сөйләшүләр оештыруны күздә тота. Болар – күренекле кешеләр, җәмәгатьчелек активистлары, артистлар, җырчылар, блогерлар. – Мондый очрашулар, проектлар, әлбәттә, бик кирәк. Тормыш мәсьәләләре белән арып беткән кеше күңеленә шундый җанлы сөйләшүләр аеруча файдалы, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин. Проектның беренче кунагын исә бер генә өлкәгә кертеп булмый. Ул спортчы да, блогер да, сәясәтче дә, җәмәгатьче дә. Ул

27 февральдә Русия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, блогер Рөстәм Нәбиев Башкортстан татарлары белән очрашуда катнашты. Чара Бөтендөнья татар конгрессының республикабыздагы вәкиллеге тарафыннан “Текә татар” дип аталган яңа проект кысаларында оештырылды.“Текә татар” проектының төп максаты булып Башкортстан Республикасында яшәүче милләттәшләребезне берләштерү тора. Бигрәк тә яшь буынны бергә җыеп, татар хәрәкәтенә киләчәккә төпле юнәлеш бирү мөһим. Әлеге проект хәзерге заман татар кешесенә кызыклы булган шәхесләр белән очрашулар, сөйләшүләр оештыруны күздә тота. Болар – күренекле кешеләр, җәмәгатьчелек активистлары, артистлар, җырчылар, блогерлар. – Мондый очрашулар, проектлар, әлбәттә, бик кирәк. Тормыш мәсьәләләре белән арып беткән кеше күңеленә шундый җанлы сөйләшүләр аеруча файдалы, – диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин. Проектның беренче кунагын исә бер генә өлкәгә кертеп булмый. Ул спортчы да, блогер да, сәясәтче дә, җәмәгатьче дә. Ул – көчле рухлы, тырыш һәм һич тә курку белмәүче Рөстәм Нәбиев. Үзенә нибары 30 яшь булуга карамастан, аңа бик күп авырлыклар аша үтәргә туры килә. Тик тормыш аңа нинди генә сынаулар бирсә дә, ул һәрвакыт җиңүче булып чыга. Тормышка гашыйк булган, якты киләчәккә барлык күңеле белән ышанган татар егетенең исеме инде бөтен дөньяга танылды. Рөстәм Нәбиевның бүгенге заман герое булуына бер шик тә юк. Очрашуның төп темасы хәзерге заман кешесенә, бигрәк тә Рөстәмгә бик якын тема – мотивация. Илдәге вакыйгалар һәр кеше күңелендә нинди дә булса эз калдыра. Күпләр, күңел төшенкелегенә бирелеп, эшкә, укуга булган омтылышын югалта. Шундый авыр вакытларда гади генә бер сүз, күзгә-күз карап сөйләшү дә бик мөһим була ала. Үткән чара да нәкъ шундый әһәмияткә ия булды. Кичә барышында “Максатны ничек дөрес куярга? Каян көч һәм мотивация алырга? Авыр мизгелләрне ничек җиңелрәк үткәрергә?” дигән сораулар күтәрелде. Чакырылган кунак, үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, һәр кешенең соравына җавап бирде. Чарага килүчеләр арасында Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары, “Роксана” радиостанциясе хезмәткәрләре, “Туган тел” телевизион каналы алып баручылары һәм мөхәррирләре, блогерлар, Башкортстан татар яшьләре хәрәкәтенең активистлары да бар иде. Проект җитәкчесе Гөлшат Сафина билгеләвенчә, “Текә татар”ны өметле киләчәк көтә. Мондый очрашуларның максаты – Башкортстанның урта яшьтәге татарларын берләштерү, билгеле шәхесләрнең кызыклы һәм фәһемле тормыш тәҗрибәләре аша бер-береңне үстерү. “Текә татар” проектына исә бары тик уңышлар телибез, күренекле шәхесләр белән яңадан-яңа кызыклы очрашулар көтеп калабыз!Алина САБИТОВА, М. Акмулла исемендәге БДПУның 2 курс талибәсе. Зарина Заһитова фотосы.