Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Ил алдында торган мөһим бурыч ничек үтәлә?

“Чимал һәм энергетика булмаган экспортның үсеше - ил алдында торган мөһим бурыч. Бу 2030 елга кадәр Русия үсешенең дәүләт максатлары турындагы указда язылган, ул 2020 елда Президент Владимир Путин тарафыннан имзаланган. Процесста төбәкләр актив катнашырга тиеш.Башкортстанда өч ел эчендә энергетика булмаган экспортның күләме 30 проценттан күбрәккә, ә аның өлеше гомум экспортта 19,7 процентка артты. Бүген республиканың барлык экспортының 65,8 проценты - чимал булмаган энергетика товарлары. Күп очракта моңа экспортерларга ярдәм чаралары ярдәмендә ирешелде.Башкортстан - чимал булмаган товарларны экспортлаучылар чыгымнарын каплый башлаган беренче төбәк. 2019 елдан без логистик чыгымнарны субсидиялибез, 2020 елдан халыкара сертификат алуга, шулай ук "экспорт кэшбэгы" алуга чыгымнарның бер өлешен каплыйбыз.Узган елда республика бюджетыннан экспортка ярдәм итү өчен 85 млн. сум акча бүленде. Шуларның 50 млн. сумы - предприятиеләргә товарларны транспортлауга бәйле чыгымнар өлешен каплауга. Бирелгән субсидияләр нәтиҗәләре буенча хупланган экспорт күләме 2 млрд. сум тәшкил итте - 1 сум субсидиягә экспортка тотынылган 40,66 сум туры килә. Бу күрсәткеч, 2021 елдагы белән чагыштырганда, 49,4 процентка артты.Барлыгы дүрт ел эчендә без гомум суммасы 410,3 млн. сумлык 200дән артык компанияне субсидияләдек, шул ук вакытта хупланган экспорт күләме 38,5 млрд. сум тәшкил итте.Тагын бер нәтиҗәле юнәлеш - бизнес-миссияләр оештыру һәм чит илләрдәге күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуга ярдәм итү. Үткән елда 77 компания катнашлыгында 8 бизнес-миссия уздырылды, нәтиҗәдә 4,4 млн. долларлык 21 контракт төзелде. 65 компания чит ил күргәзмәләрендә катнашты, нәтиҗәдә, 1,3 млн. долларлык 14 контракт төзелде”, - дип яза ул.Фото: t.me/agnazarov