“Йөрәккә яшерелгән серләр” дип аталган бу чарада автор үзе һәм Чаллы шәһәреннән популяр язучы Зифа Кадыйрова, Чаллы шәһәре үзәк китапханәсенең Әдәби-туган якны өйрәнү музее мөдире Роза Хәмидуллина да катнаштылар. Дилбәр Данис кызының бу китабы былтыр Зәйнәп Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күрде. Узган җәйдә Чакмагыш үзәк китапханәсендә, авторның туган авылында китап туе үтсә, әле инде Илеш районы китапханәчеләре һәм әдәбият сөючеләре бу басма буенча бергәләп фикер алышырга җыелды. Районыбыз республикада әдәбиятны иң үз итүче төбәкләрнең берсе, дип, икеләнмичә әйтергә була. Биредә халык шагыйрьләре Әхсән Баян, Роберт Миңнуллин, халык язучысы Суфиян Поварисов туып-үскән. Хәсән Сарьян, Ринат Хәйри, Марат Кәбиров исемнәре китап укучыларга киң билгеле. Дилбәр ханым – Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, 1994 елдан бирле “Тулпар” журна