Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Төп игътибар – авылга!

Премьер-министр сүзләренә караганда, фермер хуҗалыклары республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Алар авылда мәшгульлекне арттырырга, территорияләрне үстерергә ярдәм итә. Бүген авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең 36 проценты шәхси ярдәмче хуҗалыкларга туры килә, тагын 17 процентын фермерлар җитештерә. – Төбәктә фермер хуҗалыклары эшчәнлеген үстерүгә федераль һәм төбәк программаларын тәңгәл китерү ярдәм итә. Дүрт ел эчендә (2019-22 елларда) дәүләт ярдәменең гомум күләме 2 миллиард 856 миллион сум тәшкил итте. Барыннан да элек, бу – “Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе” төбәк проекты чараларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе. Шушы вакыт эчендә республикада 233 яңа фермер хуҗалыгы төзелде, 12 меңнән артык консультация хезмәте үткәрелде, 146 авыл хуҗалыгы кооперативына ярдәм күрсәтелде, – диде Андрей Назаров. Арытаба киңәшмәдә сүз “Башкортстанда мәдәният һәм сәнгатьне үстерү” дәүләт программасына кертелүче үзгәрешләр турында барды. Андрей Назаров билгеләп үтүенчә, соңгы елларда мәдәният тармагын финанслау күләме арта. – Узган елда бу тармакның гомум бюджеты 12,7 миллиард сум тәшкил итте. Шул ук вакытта җәлеп ителгән федераль акчалар күләме 2,3 тапкыр артты. Без мөһим максатлы күрсәткечләрнең берсен – мәдәни чараларга йөрүләр санын арттырдык. Узган ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 86,6 миллион тәшкил итте. Шулай итеп, илдә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, республикабыз өченче урында тора, – диде Андрей Назаров. Киңәшмәдә, шулай ук, күпфатирлы йортларны газ белән тәэмин итүне тергезү, төтен һәм җилләтү каналларын ремонтлау чыгымнарын финанслауга бюджетара трансфертлар бирү тәртибе турында фикер алыштылар. Газдан өзелгән фатирларның 95 проценты Уфа шәһәренә, Белорет һәм Салават районнарына туры килә. – Җилләтү һәм төтен чыгу системаларын ремонтлау һәм газ белән тәэмин итүне тергезү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципалитетларга финанс ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде. Бу максатларга 30 миллион сумга якын акча бүлү планлаштырыла, – диде Андрей Назаров. Карарны гамәлгә ашыру күпфатирлы 68 йортта төтен һәм җилләтү каналларын ремонтларга мөмкинлек бирәчәк. Андрей Назаров Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына Уфа шәһәре, Белорет һәм Салават районнары хакимиятләре белән берлектә 2 ай эчендә әлеге эшләрне башкаруны йөкләде.Арытаба киңәшмәдә “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы тикшерелде. Программа нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар турында тулырак вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сөйләде. Аның сүзләренә караганда, әлеге программаның республика халкы өчен иң кирәкле юнәлешләре – ташламалы авыл ипотекасы. Банклар тарафыннан өч ел эчендә республикада 13,7 миллиард сумга 6,5 мең кредит бирелгән. Илшат Фазрахманов ассызыклавынча, бу – Русиядә иң яхшы күрсәткеч, өстәвенә, республика бу юнәлеш буенча берничә ел лидерлар сафында. Моннан тыш, республика “Авыл халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм” проектын гамәлгә ашыруда да зур казанышларга ирешә. Проект кысаларында агросәнәгать комплексы предприятиеләренә хезмәткәрләрне укытуга һәм студентларның практикасын үткәрүгә чыгымнар компенсацияләнә. 2020-22 елларда әлеге юнәлеш буенча 1164 хезмәткәр әзерләүгә республиканың 308 предприятиесе ярдәм алды. – Быел Башкортстан авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы чараларын 7 юнәлеш буенча гамәлгә ашыруда катнашуын дәвам итәчәк. Бюджет финанславы күләме 1 миллиард 315 миллион сумнан артык булган 69 объект төзү планлаштырыла. Авыл территорияләрен төзекләндерүнең 53 проектын гамәлгә ашыру эшләре бара, алар буенча финанслауның гомум күләме якынча 94 миллион сум тәшкил итә, – диде Андрей Назаров. Киңәшмәдә Премьер-министр Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенконың республикага сәфәре кысаларында билгеләнгән барлык мәсьәләләр буенча федераль башкарма власть органнары белән конструктив бәйләнеш урнаштырырга кушты. Узган атнада Русия Хөкүмәте мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чараларын күрсәтү процедурасын гадиләштерүгә юнәлтелгән карар кабул итте. Хәзер мобилизация факты турындагы белешмәләр властьның профильле органнарына автоматик режимда керәчәк. Кирәкле ярдәм чараларын алуга гаризаларны гражданнар “Дәүләт хезмәтләре” порталында бирә ала. Шулай ук, федераль дәрәҗәдә спорт җиһазлары җитештерүчеләргә ярдәм итүнең яңа ысулын эшләтеп җибәрү турында да карар кабул ителде. Яңа продукциянең беренче партиясен җитештерү һәм аны сынауга җибәрү өчен субсидияләр биреләчәк. Мондый ярдәмнең максималь күләме бер проект өчен 50 миллион сум тәшкил итәчәк.Узган атнада республикада Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко булды. Нәтиҗәләр буенча кайбер федераль йөкләмәләр әзерләнде. – Уфада Ишкәкле слалом комплексының икенче чиратын һәм Олимпия резервы төбәк училищесының инфраструктурасын тәэмин итүче корылмаларын төзүгә ярдәм итү өчен безгә уңай дәүләт экспертизасы бәяләмәсе алырга, шулай ук, Русиянең Спорт министрлыгына финанслашуга гариза җибәрергә кирәк. Ә федераль Фән һәм югары белем министрлыгына 620 урынга исәпләнгән студентлар тулай торагы төзелеше өчен федераль бюджет акчаларына өстәмә ихтыяҗ турында тәкъдимнәр кертү йөкләнде. Шулай ук, министрлык тарафыннан Уфа Фән һәм технологияләр университетында белгечлекләр һәм магистратура программалары буенча бюджет урыннары санын арттыру мәсьәләсен карарга кушылды.