Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Боз сөңгеләренә каршы көрәш башланды!

Атна башында Стәрлетамакта 58 яшьлек ир түбәдән ишелеп төшкән кар астында калып һәлак булды. Язның беренче аенда түбәләрдә җыелган карга, боз сөңгеләренә бәйле бәхетсез очраклар саны аеруча арта. Димәк, аларга каршы аяусыз көрәш башланырга тиеш. Әлбәттә, коммуналь хезмәтләр бу юнәлештә фидакарьлек үрнәге күрсәтергә тырыша. Аларның күз уңына эләкмәгәннәре турында гражданнар хәбәр итә.Башкаланың Калинин районында яшәүче хатын Сельская-Богородская урамындагы 45нче йорт түбәсендә эленеп торучы боз сөңгеләренә зар­ланган. Берничә сәгатьтән соң районның 65нче торак-файдалану идарәсе хез­мәткәр­ләре йорт түбәсен боздан чистарткан һәм башкарылган эшләр турында отчет биргән. Бер уфалы социаль челтәр­ләрдә Чернышевский урамындагы 101нче йорт түбәсендә ихата һәм машина юлы ягыннан куркыныч боз асылынып торуы турында язган. Шул ук көнне Киров районының идарәче компаниясе хезмәт­кәрләре территорияне тасма белән уратып алган һәм өй түбәсен кардан һәм боздан чистарткан. Салават шәһәрендә яшәү­че ханымның мөрәҗәгате Островский урамы һәм Космонавтлар бульвары киселе­шендә светофор эшләмәвенә кагыла. Башкортстан ЦУРы­ның мәгълүмат системалары мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң, Салават шәһәре хакимияте аны эшкә ала. Ватык светофорны төзәтергә бел­гечләргә ике сәгать кирәк була.Ә Баймакта яшәүче кеше газ үткәргән вакытта Коммунистлар урамы буенча юлны кардан чистарткан тракторның су җыю колонкасы өстендәге түбәгә зыян салуын күреп кала. Бу хакта ир, шунда ук социаль челтәрләрдә язып, гаеплеләрдән җимерек конструкцияне төзәтүләрен сорый. Бер көннән соң шәһәрнең әлеге районында эшләгән һәм очраклы рәвештә түбәгә зыян китергән бригада структураны ремонтлаган. Комментарийларда халык “рәхмәт” сүзләре җиткергән. Бер ханым Әбҗәлил районының Зеленая Поляна авылындагы Гагарин урамында яктырткыч булмавына зар­ланган. Мөрәҗәгать Башкортстан ЦУР системалары игътибарына эләккән. Баксаң, район хакимиятендә проблема турында белгәннәр икән. Гагарин урамы буенча яктырту чыбыклары сузылмаган, линиянең бер өлеше шәхси территорияләрдә урнашканлыктан, аларны аерым сузу мөмкинлеге дә булмаган. Бу мәсьәләне хәл итү өчен бер елдан артык вакыт таләп ителә. Башта Әбҗәлил РЭСы хезмәткәрләре трансформатор подстанциясен урнаштыра һәм һава линияләренә капиталь ремонт ясый. Аннары подрядчы оешма хезмәткәр­ләре лампалар куя һәм быел февральдә Гагарин урамында яктырту тергезелә. Мәләвез районының Җир­гән авылында яшәүче ханымны Көнчыгыш урамында яктырткычлар булмау борчый. Район хакимиятеннән электр тапшырулар линиясендә кыска ялганыш булуын һәм подстанцияне ремонтлау таләп ителүен хәбәр итәләр. Хезмәт күрсәтүче оешма хезмәт­кәрләре проблеманы хәл иткән, ә Җиргән авыл Советы хезмәткәрләре янган ике лампочканы алыштырган һәм яктырту өчен өстәмә лампалар куйган. Башкортстанның ЦУР системалары Калтасы районында да юлларны кардан чис­тарту белән бәйле хәлне теркәгән. Күтәрәм авылында яшәүче ханым Үзәк, Чуганак, Карл Маркс, Бакча, Яшел, Пионер урамнары буенча юллар торышына игътибар иткән. Район хакимияте хез­мәткәрләре, “Калтасы җылы­лык челтәрләре” белән элемтәгә кереп, тәүлек эчендә проблеманы хәл иткән: Күтәрәм авылындагы юллар кардан чистартылган. “Уфаның Пушкин урамындагы 35/3 йорт янында электр линиясе чыбыклары хәвефле асылынып тора” — җомга кичендә Башкортстан ЦУРы кураторлары күз уңына шушы мөрәҗәгать эләккән. Бу фаст-трек, ягъни кичекмәстән башкарылырга тиешле эш икән­леге аңлашыла, шуңа күрә әлеге участокка җаваплы хезмәткәрләр белән ашыгыч элемтәгә кергәннәр. Ленин районы хакимияте тиз арада әлеге проблеманы хәл итүгә кушылган. Белгечләр урынга чыккан һәм, чыбыкны күтәреп, тиешенчә беркеткән. Шул чакта алар әлеге йорт янындагы юлны кардан чистартырга кирәклегенә дә игътибар иткән. 4 мартта Ленин районы коммуналь хезмәтләре юлны тулысынча чистарткан.