- Хәзер Башкортстан Республикасы "Минем бизнес" үзәге офисларында төбәк эшкуарлары маркетплейсларга чыгу һәм персонал сайлау буенча дәүләт ярдәме чараларыннан файдалана алачак. "Кече һәм урта эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында җибәрелгән "Ozon" һәм "HeadHunter" компанияләре белән уртак проект аларга үз товарларын һәм хезмәтләрен нәтиҗәлерәк алга этәрергә ярдәм итәчәк, - дип билгеләде Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов. Партнерлык программасының федераль операторларының берсе - "Ozon" маркетплейсы белгечләре платформада эш нюанслары буенча яңа сатучыларга консультация бирәчәк. Шулай ук эшкуарларга товарларны алга этәрүгә тотарга мөмкин булган биш мең бонус балны җибәрәчәкләр. Программа "Ozon" белән эшләмәгән шәхси эшкуалар һәм юридик берәмлекләр өчен генә мөмкин. Икенче партнерлык программасы буенча Башкортстанның социаль предприятиеләренә "HeadHunter" сайтында персонал сайлау буенча ике вакансия урнаштыр
"Ozon" һәм "HeadHunter"дәге бизнес өчен ярдәм күрсәтеләчәк
9 марта 20239 мар 2023
1 мин
