Чарада агымдагы елда ташкынга көчләр һәм чаралар әзерлеге һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтүнең бердәм системасының көчләр һәм чаралар төркемен раслау мәсьәләләре турында сүз барды. - Без, гадәттәгечә, су басу зонасындагы 42 муниципаль берәмлек территориясе, 20 меңнән артык торак йорт һәм 80 меңгә кадәр кешене кайгыртабыз. Анализ күрсәткәнчә, күп очракта су басу чыганагы булып яңгыр канализациясе, су үткәрү торбалары һәм су агызу каналлары пычрану тора, – дип билгеләп үтте Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов. Вакытлыча урнаштыру пунктларының әзерлеге, коткаручылар командалары эшен оештыру, хәбәр итү системасын булдыру һәм аларның әзерлегендә ярдәм итү, шулай ук «112» бердәм номеры буенча ашыгыч һәм оператив хезмәтләрне чакыруны тәэмин итү системасының эшләве турындагы доклад белән республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров чыгыш ясады. Чараны тәмамлап, Ирек Сәгыйтов республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары хакимиятләренә язгы ташкыннар һәм су басу чорына әзерлекне тәэмин итүне йөкләде. Фото: pravitelstvorb.ru