- Бу, узган елның шул ук чорына караганда, 30 процентка күбрәк. Күрсәтелгән кертемнәрнең гомум суммасы 29 миллиард сум тәшкил итә, бу узган елгы күрсәткечтән 79 процентка артык. 2022 елда эшкуарлар керткән акчаларның факттагы күләме - 46,6 миллиард сум, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. Премьер-министр сүзләренчә, муниципалитетларга инвестицияләр җәлеп итү — төбәк икътисады үсешенең төп юнәлешләренең берсе. Шуңа күрә уңайлы эшлекле мохит булдыру мөһим. Моның өчен төрле инструментлар кулланыла, шуларның берсе - бизнес-шерифлар институты. Республика бизнес-шерифлары үз эшен башлап җибәрүгә, бизнесны үстерүгә яисә яңа проектны гамәлгә ашыруга кагылышлы теләсә нинди мәсьәлә буенча консультация бирәләр. Әле бизнес-шерифлар ярдәмендә 136 проект тормышка ашырыла, 472 яңа эш урыны булдырылды. Проектларның гомум бәясе - 1,7 миллиард сум. Фото: ufa-news.net