Башкортстаныбызның химия сәнәгате продукциясе беркайчан да сынатмый. Чәй содасының сары-кызгылт пачкасы бөтен җирдә диярлек билгеле һәм дөньяның күп кенә илләрендә сатыла, ә "Башкортcтан сода компаниясе" Русиянең иң алдынгы компанияләренең берсе булып тора. Һәм менә, Русиянең Белоруссиядәге Сәүдә вәкиллеге каршындагы Башкортстан вәкиле Константин Климинның актив эше нәтиҗәсендә, "Зифа" һәм "Луч" кер юу порошоклары "ЕВРООПТ" эре белорус сәүдә челтәренә җибәрелде. Әлеге сәүдә челтәрендә 1091 кибет бар. Ә бу порошокларны Стәрлетамакның "Эколь" компаниясе җитештерә. Предприятие ел саен 47 мең тонна порошок җитештерә һәм узган ел 15 тонна үз продукциясен экспортлаган. Узган ел "Халыкара бизнес атналыгы" кысаларында 50 миллион сумлык килешү имзаланган. "Эколь" үзенең кер юу порошокларын Белоруссиягә агымдагы ел дәвамында җибәрәчәк. Шулай итеп, тугандаш республика халкы да безнең төбәк продукциясенең сыйфатын лаеклы бәяли алачак! Фото: ecole-soda.ru
Белоруссия безнең продукциянең сыйфатын лаеклы бәяли алачак!
9 марта 20239 мар 2023
~1 мин