Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Бүген “төш” кенә булып туган сабый өенә кайтты

Яшь әни Дилара быел 23 гыйнварда бала тудырган. Сабый авыр хәлдә туа һәм шунда ук реанимация бүлегенә җибәрелә, анда үпкәләрне ясалма вентиляциягә тоташтыралар шулай ук үпкәләргә «үсәргә» ярдәм итүче махсус препарат кертелә, интенсив терапия үткәрелә. 9нчы тәүлеккә бала үзлегеннән сулый башлый һәм вакытыннан алда туган балалар бүлегенә күчерелә, анда дәвалау дәвам итә.Чыгарылыш вакытында баланың авырлыгы 2300 грамм булган. Хәзер ул катамнез кабинетында исәптә торачак. - Без бик аз авырлыктагы балаларны дәвалыйбыз, үстерәбез. Туганнан соң реанимация чаралары үткәрелә, озак һәм сыйфатлы дәвалау этабы башлана. Биредә неонатология хезмәте, реаниматологлар зур эш башкара. Табибларыбызны федераль клиникаларда укытабыз, безнең медицина оешмалары республикада гына түгел, бөтен илдә иң яхшылары булсын өчен тырышабыз, - дип билгеләп үтте Айрат Рәхмәтуллин. Башстат мәгълүматлары буенча 2022 елның 12 аенда Башкортстанда сабыйлар үлеме күрсәткече 25 процентка кимегән һәм 1000 тере туган балага 4,2 тәшкил иткән. Бу ил буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе.