Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Курчак театры иркен һәм матур булачак!

Уфада "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкорт дәүләт курчак театрын реконструкцияләү һәм аның иске бинасына 4 катлы янкорма төзү актив темплар белән дәвам итә.- Бүген уфалылар әкренләп театрның яңа йөзе барлыкка килүен күзәтә ала. Берничә атнадан соң бина тулысынча витраж пыялалары һәм матур керү аркалары белән яңартылган күренеш алачак, - дип сөйли төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин.Бүгенге көндә төзелеш мәйданчыгында 100гә якын кеше, 5 берәмлек техника эшли. Янкорма төзелеше тәмамланган. Объектта бизәү эшләре, эчке инженерлык коммуникацияләрен монтажлау үткәрелә. Түбә, тышкы инженерлык челтәрләре төзелеше тәмамлана.Исегезгә төшерәбез, Курчак театрын реконструкцияләү "Мәдәният" гомумдәүләт проекты һәм 2024 елда билгеләп үтелә торган Уфаның 450 еллыгына әзерлек кысаларында алып барыла. Реконструкциядән соң театрның 300 урынга исәпләнгән зур тамаша залы һәм 135 урынга исәпләнгән кече залы булачак. Янкорма бинасында 25 урынга исәпләнгән конферен

Уфада "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкорт дәүләт курчак театрын реконструкцияләү һәм аның иске бинасына 4 катлы янкорма төзү актив темплар белән дәвам итә.- Бүген уфалылар әкренләп театрның яңа йөзе барлыкка килүен күзәтә ала. Берничә атнадан соң бина тулысынча витраж пыялалары һәм матур керү аркалары белән яңартылган күренеш алачак, - дип сөйли төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Егор Родин.Бүгенге көндә төзелеш мәйданчыгында 100гә якын кеше, 5 берәмлек техника эшли. Янкорма төзелеше тәмамланган. Объектта бизәү эшләре, эчке инженерлык коммуникацияләрен монтажлау үткәрелә. Түбә, тышкы инженерлык челтәрләре төзелеше тәмамлана.Исегезгә төшерәбез, Курчак театрын реконструкцияләү "Мәдәният" гомумдәүләт проекты һәм 2024 елда билгеләп үтелә торган Уфаның 450 еллыгына әзерлек кысаларында алып барыла. Реконструкциядән соң театрның 300 урынга исәпләнгән зур тамаша залы һәм 135 урынга исәпләнгән кече залы булачак. Янкорма бинасында 25 урынга исәпләнгән конференцияләр залы, репетицияләр залы, сәнгать остаханәсе, реквизитор, костюмер һәм тегү остаханәләре, тренажер залы урнашачак. Калган остаханәләр, гардероблар һәм тавыш яздыру студиясе подвалда урнашачак. Театрның шулай ук үз курчак музее, балалар интерактив студияләре, театр кафесы, гаражы булачак.Проект шулай ук «Әкият» скверын һәм аның тирәсен төзекләндерүне күздә тота.Фото: contenta.info