Чара “Демография” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга ярдәм итә, дип хәбәр итә Аскын районы хакимияте. Аскын районының Иске Мотабаш авылы мәдәният йортында “Шәйморатов кубогы”на шахмат буенча балалар өчен ачык ярышлар узды. Бу көнне турнирда катнашучылар өчен киң программа әзерләнгән иде, ул ачылу тантанасыннан ук башланды. Шахмат турнирында Мотабаш, Аскын, Кышлау-елга һәм Карткисәк авыл советларыннан балалар катнашты, шулай ук, Югары Тәтешле авылының шахмат клубы үзләренең иң көчле уенчыларын алып килгән иде. - Балалар шахмат ярышында мавыгып уйнады, һәркем җиңүгә омтылды, — дип сөйлиләр Аскын районы хакимиятендә. — Яшь спортчылар интеллектуаль уенга җитди карашы, акыл тизлеге һәм осталыгы белән гаҗәпләндерде. Дүрт яшьлек Азамат Әхмәтгалиев чарада иң яшь катнашучы булды. Балаларның бу сәләтенә сокланмый мөмкин түгел! Фото: Аскын районы хакимияте сайтыннан.