Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Африкадан килгән килен татарча биегән!

Пермь өлкәсе Сидәш авылында яшәүче Марат Дәүләевның Африкадан кыз алып кайтканы турында язган идек инде. Нгамбо исемле килен татар егетенә, чыннан да, башын югалтып гашыйк булган, күрәсең. Ул авылга кайтып кар көрәргә, башка эшләрне башкарырга да өйрәнгән. Шушы көннәрдә яшь пар никах та укыткан! Әле моңа кадәр үк килен Ислам динен кабул иткән иде. Нгамбо никах мәҗлесендә татарча биергә дә тырышкан! Марат кызның башын әйләндергән, дип ничек әйтмисең инде!? Маратның моңа кадәр дә Африкадан килен алып кайтканын белә идек. Анысы белән бик озак яшәмәгән алар. Инде бу килененебез егеткә бәхет китерсен иде! Фото: intertat.tatar