Исегезгә төшерәбез, кроватьлар, ортопедик матраслар һәм урындыклар җитештерүне булдыру буенча инвестпроектны "Инвестсәгать"тә 2021 елның августында хупладылар. 10 мең квадрат метр мәйданлы заманча цех төзелешенә 450 миллион сум акча кертелгән. «Корона» компаниясе кредит буенча процент түләүгә 5 миллион сум грант алды, шулай ук Башкортстан Сәнәгать үсеше фондының материалларны һәм технологик җиһазларны сатып алуга субсидия бирүгә ташламалы заемнарын алды. Предприятие директоры Рамил Мамлеев 2020-22 елларда дәүләт ярдәменең гомум суммасы 200 миллион сум тирәсе тәшкил итте, дип сөйләде. - Эшегездә уңышлар телим! Предприятие җитәкчелеге хезмәт шартларына һәм хезмәткәрләргә социаль ярдәм күрсәтүгә җитди игътибар бирә. Әйдәгез алга таба проектлар турында бергәләп уйлашыйк. Сезне кызыклы башлангычлар белән көтәбез, - диде Радий Хәбиров. - Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына барлык башлангычларда һәм проектларда партнер булып торуы өчен зур рәхмәт. Шуларның берсе - мебель кластеры булдыру.