Таңсылу Фаяз кызы Карамышева 1948 елның 3 мартында Башкорт АССРы Бөрҗән районының Байназар авылында туа. 1нче Республика интернат-мәктәбен (хәзер Рәми Гарипов исемендәге 1нче Башкорт республика гимназия-интернаты) тәмамлаганнан соң, Башкорт дәүләт университетының филология факультетында укый.1971 елда университетны тәмамлаганнан соң, Таңсылу Карамышева “Башкортостан кызы” журналы редакциясендә эшли башлый. Төрле елларда ул “Ленинсе” һәм “Башкортостан пионеры” гәзитләрендә, “Һәнәк” һәм “Ағиҙел” журналларында, “Йәшлек” гәзитенең җаваплы сәркәтибе һәм мөхәррир урынбасары, “Шоңкар” журналының беренче баш мөхәррире булып эшли. “Китап” нәшриятында һәм Башкортстан телевидениесендә мөхәррир була. Арытаба шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә.Таңсылу Фаяз кызы – берничә шигъри җыентык авторы. Аның китаплары кибетләрдә тузан җыеп ятмый, кулдан-кулга йөртеп укыла. Аның әсәрләрендә яшь кызлар назы, өлгергән хатын-кыз зирәклеге, ил аналарының кайгыртучанлыгы, тормыш фәлсәфәсе дә бар. Бүген без сезгә аларның берничәсен тәкъдим итәбез.Таңсылу КарамышеваКотМин – хатын-кыз: йортның коты,Янып торган учагы,Җитәге вә итәгедер,Уңдырышлы туфрагы.Мин – хатын-кыз: йорт йөрәге,Сизгер, нечкә тойгысы,Бәвелде үз урынынаУтырыр урындыгы.Мин – хатын-кыз: йорт терәге,Тоткасын тоткан учы,Алтын акыл җиңеренәКакшамас ышанычы.Мин – хатын-кыз: йорт чырагы,Сүрелмәс намусыдыр,Җир бишеген бәвелтүчеБаемас кояшыдыр.Су юлыИ, су юлы, су юлы,Су юлы – гомер юлы.Җиңгәсенә су башлатаКаенсеңел – сылуы.И, су юлы, су юлы,Юл башлый килен бала,Төшкән суы ярындаКалырга рөхсәт ала.Әнә, елга ТәңресенТәңкәсе белән сыйлый:Күзгә мөлдерәп карый –Фатыйха бирә сулау!“Суың тәңкәле булды,Юлың чәчәкле булсын!Төшкән җирең тәкәле,Казың бәбкәле булсын!”Җиңгәсенә көянтәБик килешә икәнче,Иңенә салгач аны,Ак юл теләп бикәче:“Ай-һай, кемнең җиңгәсе,Бикәчләр ары торсын!Каты сулар эчсә дә,Җиңгәбез йомшак булсын!Суы барның сые бар,Сыйлы алчак, сулы – көч!Якты караш, нурлы йөзСыйлаганда су да эч!Белгән кеше су эчәр,Белмәгәне ыу эчәр.Кайнәсенең акылыКилененә килешер!Ә кайнәсе, кайнәсеКилен сөеп сөенер!Сылу сылу күренмәс,Сөйгән сылу күренер!Ире түлен ишәйтепБәхетле булсын килен.Һәрвакыт яшәсен, әйдә,Киленнәр төшкән илем!НәсыйхәтҮскән җирдән төшкән җиркадерле:Төшкән җирдә таштай бат,балам!Кайнә туфрагыннан туа килен,Туфрагыңны сакла, бак, балам!Яңа кыегыңны сөю кирәк,Акыл кирәк тормыш иткәндә:Сылулыгың белән су буйламаИр йортында дөнья көткәндә.Бәхет көтмә кыйгач кашларыңнан,Зифа буең, нечкә билеңнән,Уйлар уйлап буйла суларыңны,Энҗеләр тап күңел төбеңнән.Ахмакка тик диңгезтубыктандыр,Баштан ашарлыктыр күлләвек.Тыпыр-тыпыр үскән төп йортыңаИшеттермә җаның чеңләвен.Таянырлык терәк бул иреңә,Җыерылмас кашлы, ачык бул,Гаиләңә терәк, сүнмәс кояш,Җылы бөркегән якты учак бул.Син тәүге дә вә соңгы да түгел,Язмыш алыр синнән аласын:Ана иткән ата баласынаҮстереп бир халык баласын.Төшкән җирдә утыраклы килен,Бүдәнәдәй түлле – көчле бул.Кая төшсәң, шунда имин картай,Ак-ак чәчле, сары тешле бул...БөркәнчекләремКыз идем, кызыл идем,Кызыл яулык ябындым.Кызылга кызыкканныЯлкынымда яндырдым.Яшь идем, яшел идем,Яшел яулык ябындым.Яшьлеккә кызыкканыңКүзләрен чагылдырдым.Вакыт үтте. ГомеремнеЗәңгәрдән бөркәндердем:Салкын аң сафлыгыннанӨттем дә сискәндердем.Җир кендегеМенә ул йорт. Таң тугандаКендегем киселгән йорт.Менә ул көй. Анам җырлапБишегем бәвелткән көй.Менә ул тел. Туган телем.Мин аннан авызланган.Менә ул җир. Туган җирем.Мин аннан адымланган.Менә ул моң. Хәзинәбез,Сандыгы җаныбызның,Йөрәге ул мәңгебезнең,Рухы әлегебезнең.Менә ул ил. Дулкын-дулкынҖәйрәп яткан тауларым.Туфан суы асларыннанКалкып чыккан Ватаным.Менә ул йорт. Рәхим ит, дипКертә ул иннегенә.Ябыштыра кендегемнеДөньяның кендегенә.Дәү әни дәресләреХәерле көн теләп уятты даТәмле төшләр теләп йоклатты,Дыңгылдатып сөйде аркалардан:Дәү әнием безне яратты.Балачакның бәхет дәресләренИскә алам һәрчак моңаеп,Көлемсерәп йоклап киткән кебек,Уянамын иртән елмаеп.Мәктәпкә ул безне озатып калды,Кайнар чәен ясап эчереп,Ачыгып ла кайтып кергән чактаКаршы алды ашлар пешереп.Әзерләгән мәлдә өйгә эшнеЯнда бәйләм бәйләп утырды.Иртәгәсен безнең көндәлекнеЯхшы билгеләр тик тутырды.Иң төп тәрбияче, иң төп остаз,Гаиләбезнең коты ул иде,Гамәлләре аның, әмәлләреХатын кеше үтәр юл иде.Сыкрый-сыкрый йоклап китүчеләрТаң атканда елап уяна.Елмаеп ла керфек яба кояш,Күзен ачканда да елмая...КулъяулыгымКүз яшьләрен сөртер өченӘзер тора кулъяулыгым,Югалтудан саклап тораКүңелемнең уяулыгын.Кайгыда да, шатлыкта даКорыта ул яшьләремне,Иминлеккә, тынычлыккаКүчерә җан хисләремне.Сәгадәтнең сәгатьләренӨметләнеп көтә бит ул,Көтә-көтә көтек булып,Юешләнеп бетә бит ул.Йөрәктәге караңгыгаАчып куя кояшларны,Актагы кара тапларныИренмичә сөртә бит ул.Яшь аралаш елмаергаҖиңүләрне көтә бит ул.