Кирилл (исеме үзгәртелгән) үзенең джек-рассел-терьер эте белән йөрергә чыккан. Аның белән бергә күпкатлы йортның лифтына улы белән 37 яшьлек Денис Крылов кергән. 11нче катта эт өргән, ә Денис, аннан куркыптыр инде, Кириллга ташланган. Ул үсмерне подъездга алып чыгып тезләндергән һәм тукмый башлаган.Куркуга төшкән Кирилл фатирына йөгереп кергән, анда әти-әнисе полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырткан. Егетнең баш мие селкенгән, сул күзендә контузия, күп санлы гематомалар бар — ул сигез көн дәваханәдә яткан. Аның күршесенә карата җинаять эше кузгатылган.Зыян күрүченең әтисе бу хәлне үзенчә хәл итәргә булган. Йорт алды камерасы язмасында аның Денис белән сөйләшкәне язылган. "25 мең сум, шуның белән бетте. Бирмәсәң, төрмәдә утырачаксың!" - ди кайгыртучан ата.Бу эшкә нокта куелмаган, әмма кайсыбер нәтиҗәләрне ясарга була. Сез ирләрнең кылыкларын ничек бәялисез, дуслар?