– Тәнзилә Риловна, һәр кешенең язмышында балачагы зур роль уйный. Сезнең балачак нинди булды?– Мин тамырларым белән Дүртөйле районының Гөлек авылыннан. Әтием алдынгы механизатор, водитель иде, 23 ел комбайнда эшләде. Әнием дә һәрчак авылыбыз уңганнары исемлегендә булды. Чөгендерен дә утады, мал азыгы җитештерү цехында да җиң сызганып хезмәт салды. Гаиләдә дүрт бала: өч малай һәм мин үстек. Өлкән бала буларак, әти-әни эштә чакта энекәшләрем өчен барлык җаваплылык миндә булды. Ашарга әзерләү, өй җыештыру минем өстә булса, энекәшләргә ихатадагы башка эшләрне бүлеп биреп, аннары ничек башкарып чыгуларын тикшерә идем. Әтием, зур куллары белән башымнан сыйпап: “Минем кызым үскәч җитәкче булырга охшап тора”, – дип ярымшаярту катыш әйтеп куя иде. Күрәсең, фаразы чынга ашты, менә 20 елга якын җитәкче камытын тартам (көлә).– Сез һөнәрегез буенча агроном, шулай бит?– Әйе. Мәктәпне тәмамлагач, бер ел авыл китапханәсендә эшләдем һәм Аксен авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. “Агроном-оештыручы” белгечлеге буенча белем алдым. Төркемебездә 32 студент булып, шуларның дүртесе генә кызлар иде. Әйткәндәй, мине Дүртөйле районының “Россия” хуҗалыгы юллама белән укырга җибәргән иде, шуңа күрә, студент стипендиясе белән беррәттән, хезмәт хакы да алып укыдым. Студент тормышының уртасында кайнап яшәдек. Мин биюгә оста идем, чөнки мәктәптә укыганда ук район фестивальләрендә чыгыш ясап үстек.Булачак ирем Габит Идрисовны техникумда очраттым. Ул да агрономлыкка укыды. Диплом алгач, өйләнештек. Әлшәй районы БАССРның 50 еллыгы исемендәге совхозының Уразмәт бүлекчәсендә берничә ел ирем – агроном, мин лаборант булып эшләдек. Аннары Дүртөйле районының “Россия” хуҗалыгында хезмәт салдык. Ә менә 2005 елдан башлап мин “Горшков” токымчылык заводын җитәклим.– Бу җаваплы вазыйфага тәгаенләнүегез хакында район гәзитеннән укып белүегез хакында бер кызык итеп сөйләгән идегез.– Әйе, шулай булды ул. “Горшков”та баш зоотехник вазыйфасында эшли идем. Чәчү алды якынлашкан чак. Авыл хуҗа-лыгы идарәсе җитәкчесе Ринат Хәйруллин белән райсовет рәисе Рәфил Гомәров килделәр. Миңа хуҗалык дилбегәсен тәкъдим иттеләр. Мин, әлбәттә, каршы идем. “Ярар, язгы чәчүне генә алып чык та, урып-җыюга рәислеккә кеше табарбыз”, – дип күндереп киттеләр. Өч көн үттеме-юкмы, район гәзитендә: “Горшков” хуҗалыгына җитәкче итеп Тәнзилә Идрисова тәгаенләнде”, – дигән хәбәр басылып чыкты. Чигенергә урын калмады.– Шундый зур коллектив белән идарә итәргә өйрәнеп китү авыр булмадымы? Ни дисәң дә гүзәл затларның ир-егетләргә караганда, күңелләре нечкәрәк тә, йомшаграк та.– Юк, һич авыр булмады, чөнки бу коллективта күптән эшли, андагы һәр хезмәткәр белән яхшы таныш идем. Элекке җитәкчебез ялга чыкканда, аның урынына калганым булды. Хуҗалыкка караган авылларда – Бәйгелде, Урыс Ялдәге, Татар Ялдәгендә татар, урыс, мари халкы тату, матур гомер кичерә. Яше-карты тырышып дөнья көтә, гүзәллеккә омтылып яши. Һәр ихата алдында берәр түгел, икешәр җиңел машина тора, ел саен яңа, күркәм йортлар калкып чыга. Уңган кадрларга да кытлык кичермибез: механизатор, комбайнчылар – барысы да үз авылларыбызда туып-үсеп, хезмәт чыныгуы алган кешеләр. Терлекчелектә дә эшче куллар җитәрлек. Яшьләребез авылда төпләнә – менә шуңа сөенеп туя алмыйм. “Озын” акча эзләп, чит җирләргә чыгып китүдән үз туган якларында хезмәт салып гомер итүне өстен күрүчеләр елдан-ел арта. Губаевлар гаиләсе хакында әйтми булдыра алмыйм: хуҗалыгыбызда бу булдыклы гаиләдән алты (!) кеше эшли. Наталья алдынгы сыер савучы булса, ире Станислав – тәҗрибәле механизатор, уллары да кайсы – тракторда, кайсы фермада хезмәт сала. Һәркайсы бары тик мактау сүзләренә генә лаек.– Тәнзилә Риловна, яшерен-батырын түгел, халык белә: Сезгә хуҗалык дилбегәсе тапшырылганда, “Горшков” бурычларга баткан иде. Ничек итеп чагыштырмача кыска вакыт эчендә аны аякка бастырдыгыз, алай гына да түгел, район маяклары сафына чыгардыгыз?– Минем генә хезмәт түгел бу, бөтен коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе. Әйтәм бит, халык бездә искиткеч уңган. Җи-тәкче буларак, мин, үз чиратымда, һәр хезмәткәргә лаеклы эш шартлары булдыруны, яхшы хезмәт хакы түләүне максат итеп куйдым. Коллектив әгъзалары да эшкә ихлас күңел белән, барлык сәләтемне салып тотынуымны аңлады, күрәсең, һәр башлангычымны хуплап каршы алды. Хәзер инде хуҗалык икътисади яктан тотрыклы предприятие, салымнар һәм башка төр түләүләр буенча да бурыч юк, эшләгән кешегә хезмәт хакы вакытында күчерелеп бара. Өй төзергә ниятләүчеләргә техника, акча белән ярдәм итәбез.Машина-трактор паркын яңарту өстендә күп эшлибез, шуңа ул заманча техника белән тулыланып тора. Былтыр, мисал өчен, 30 миллион сумлык яңа техника, шул исәптән 15 миллион 750 мең сумлык “Кировец-742” тракторы, “Кузбасс” чәчү комплексы, “МТЗ-82” тракторы, пресс-җыйгыч сатып алдык. Бүген инде чәчүдә катнашачак бөтен төр авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләдек. Ягулык-майлау материалларын, запас частьләрне дә кирәгенчә кайтардык, ашламалар җитәрлек күләмдә тупланды.Хуҗалык табышның күп өлешен терлекчелек тармагыннан ала. Көндәлек сөт җитештерү быел, былтыргыга караганда, 1,5 тоннага артык. Әлеге продукция югары сыйфат күрсәткеченә ия. Горшковлылар үстергән голштейн нәселле таналарга да республикабызда ихтыяҗ зур.– Тәнзилә Риловна, киләчәккә нинди планнар корасыз?– Планнар зурдан. Тиздән хуҗалыкта 1200 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма төзи башлаячакбыз. Яңа ферма төзү яңа эш урыннары барлыкка килү дигән сүз ул. Димәк, авылларыбыз тагын да үсәчәк, ныгыячак. Әйткәндәй, әлеге вакытта бездә барлыгы 1100 баш мөгезле эре терлек асрала, шул исәптән, 340 савым сыеры.– Шәхси пландагы сорау да бирим әле: үзегезне бәхетле кеше дип исәплисезме?– Әлбәттә! Күңелгә якын эшең булу – үзе зур бәхет ул. Ә авырлыклар безне сындырмый, ныгыта гына. Тормыш чәчәкләре – балалар диләр. Ике кызыбыз үсеп буй җиткерде, хәзер инде оныклар сөю бәхетен дә кичерәм. Өлкән кызыбыз Лиана гаиләсе белән авылда төпләнде, мәдәният өлкәсендә хезмәт сала, авылдашларыбыз өчен берсеннән-берсе фәһемлерәк мәдәни чаралар үткәреп кенә тора. Аның тырышлыгы белән клубыбыз гөрләп эшли. Лилиябез гаиләсе белән Дүртөйле шәһәрендә яши. Ике кызым – ике канатым димен.– Тәнзилә Риловна, шушы көннәрдә Сезгә “Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Абруйлы бүләк белән ихлас күңелдән тәбриклибез! Сезгә киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын. Фәһемле әңгәмә өчен рәхмәт!“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесеМиләүшә Латыйпова әңгәмәләште. Фото: Т.Идрисова архивыннан