Илеш районының Рсай авылында әнисе – укытучы, әтисе “Урал” колхозы рәисе була. Роберт Габит улы 43 ел авылда намуслы хезмәт куя. Русия Федерациясенең, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән мактаулы исемнәргә лаек Роберт Ибраһимов.– Бәләкәйдән әткәй җәен үзе белән эшкә алып бара торган иде. Сенаж, силос әзерләү барышын күрсәтте. Авылга, иркен кырларга, хуҗалыкка гашыйк булып үстем, – ди Елена Ибраһимова.Түбән Яркәйдә 11нче сыйныфны тәмамлагач, Уфа дәүләт нефть техник университетына укырга юллана Елена Роберт кызы. Биредә икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Шул ук юнәлеш буенча магистратура тәмамлый. Хезмәт юлын Уфада казначействода башлый. Биредә төп офиста ел ярым эшләгәннән соң, туган ягына кайта.– Әткәйнең эшен дәвам итүче булдым. Беренче елны терлекчелек юнәлешен үзләштердем, икенче елны әкренләп үсемлекчелек нечкәлекләренә төшендем. Ләкин барысын да эшләп, тәҗрибә туплап кына белеп була. Барысына да әткәй үзе өйрәтте, – ди Елена Ибраһимова.“Урал” хуҗалыгын