Газдан өзелгән фатирларның 95 проценты Уфа, Белорет һәм Салават районнарына туры килә. Статистика Андрей Назаров рәислегендә узган киңәшмәдә яңгырады. - Вентиляция һәм төтен чыгу системаларын ремонтлау һәм газ белән тәэмин итүне тергезү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен муниципалитетларга финанс ярдәме күрсәтү турында карар кабул ителде. Бу максатларга 30 миллион сумга якын акча бүлү планлаштырыла, – диде Премьер-министр Андрей Назаров. Карарны гамәлгә ашыру күпфатирлы 68 йортта төтен һәм вентиляция каналларын ремонтларга мөмкинлек бирәчәк. Уфада шундый 50 йорт бар, Белорет районында - 16, ә Салават районында 2 йорт. Хөкүмәт карары проекты киңәшмәдә хупланды. Андрей Назаров Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына Уфа шәһәре, Белорет һәм Салават районнары хакимиятләре белән берлектә 2 ай эчендә әлеге эшләрне башкаруны йөкләде. Фото: gazprom.ru