Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге юллар темасы буенча - 2 273 хәбәр җибәрелгән. Арытаба ЦУРда торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча - 809, төзекләндерү буенча - 2 141, сәламәтлек саклау буенча - 430, социаль хезмәт күрсәтү буенча 412 сорау теркәлгән. Кар яву һәм бураннар котыруы социаль челтәрләрдә юллар белән бәйле мөрәҗәгатьләрнең артуына китерде. Әлеге тема буенча системага 2 273 мөрәҗәгать кергән. Кешеләрне иң борчыганы - ихаталар территорияләрен һәм тротуарларны кардан чистарту. Башкортстан ЦУРы аналитикасы нигезендә Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына торак пунктлардан кар чыгаруга аерым игътибар бирүне йөкләде. Фото: glavarb.ru