Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Бер тәүлектә - 9 миллион сум!

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бер тәүлектә республика эчке эшләр органнарының дежур частьларына 28 хәбәр килгән. Алар арасында түбәндәгеләр теркәлгән: 6 гражданны - банк яисә хокук саклау органы хезмәткәрләре рәвешендә, 6сын — төрле хезмәтләр күрсәткәндә, 5 кешене — Интернет аша товарлар сатып алганда/сатуда, 4есен - «микрозайм»ны законсыз рәсмиләштерелүдә, 3есен - инвестицияләү сылтавы белән, 3 аккаунтны бозу юлы белән, 1 кешене «туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә тарыды» схемасы буенча алдаганнар. Русия Эчке эшләр министрлыгының Мишкә районы буенча бүлегенә 68 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Янәсе, банк хезмәткәре шалтыратып, банк счетын хәвефсезләндерергә кирәк, дип хәбәр иткән, чөнки аннан, имеш, акча алырга маташканнар. Пенсионер ханым, банктан 500 мең сум акчасын алып, аны аферист күрсәткән «резерв» счетына салган. Алданганын аңлагач, полициягә мөрәҗәгать иткән. Күмертау шәһәрендә яшәүче 84 яшьлек хатын, киленен, имеш, җинаять җаваплылыгыннан коткарырга тырышып, акчасын курьерга биреп җибәргән. Һәрхәлдә, олы яшьтәге ханым шулай уйлаган. Аңа хокук саклау органы хезмәткәре шалтыратып, начар хәбәр җиткергән. Шалтыратучы сүзләренчә, туганын «коткарып калырга» мөмкин, әмма моның өчен зур сумма таләп ителә. 84 яшьлек әби 160 мең сум акча җыйган һәм курьерга тапшырган. Бераз соңрак ул үзе килененә шалтырата һәм аның белән барысы да яхшы икәнен белә. Мошенниклар корбаны булуын аңлап, пенсионер полициягә мөрәҗәгать итә. Хокук сакчылары тагын бер кабат исегезгә төшерә: таныш булмаган кешеләргә акча күчермәгез! Янәсе, банк хезмәткәреннән шалтырату килгән очракта, телефоныгызны сүндерегез. Онытмагыз: мошенниклар ялган номерларны куллана ала. Социаль челтәрләрдә аралашканда да уяу булыгыз. Танышлардан шикле хәбәрләр алганда, алар белән шәхси номеры буенча элемтәгә керегез. Шикле сылтамалар һәм тикшерелмәгән сайтларга кермәгез. фото: mk.ru