Беренче авария көндез 15.00 сәгать тирәсендә теркәлгән, анда “Datsun” белән “Daewoo Nexia” автомобильләре бәрелешкән. Соңрак юлның икенче өлешендә тагын өч машина – “Лада Гранта”, “ВАЗ-2110” һәм “Volkswagen Polo” бәрелешкәннәр.“Юл-транспорт вакыйгаларында каза күрүчеләр юк, машиналар яньчелгән. Аварияләр урыннарында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре водительләргә һәм пассажирларга ярдәм күрсәткән, транспортның өзлексез хәрәкәтен оештырган”, – диделәр ведомствода. Уфада 18 яшьлек машина йөртүче “Hyundai Creta” машинасында җәяүлеләр кичүе буйлап чыгып барган баланы бәрдергән. Вакыйга башкалабызның Цюрупа һәм Пушкин урамнары чатында булган. Юл хәрәкәте инспекторлары әйтүенчә, бәрдергәннән соң 9 яшьлек малай, очып китеп, “Toyota Land Cruiser” машинасына да бәрелгән. Бәхеткә, медицина тикшеренүеннән соң үсмернең авыр тән җәрәхәтләре алмавы ачыклана һәм ул өенә кайтарыла. Ә бу аянычлы хәл Бөре районының Суслово авылында була. Олы юлга машинага тагылган тюбингка утырып чыккан егет ка