Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Акчага ризалашканмы, гафу иткәнме?

Уфада Дарья Сорокина 39 яшьлек хатынны һәм аның дүрт яшьлек баласын машинасы белән бәрдергән иде. Юл һәлакәте Аврора һәм Перовская урамнары чатында булды.Дарья Сорокина "Nissan Juke" автомобиле белән юлны светофорның яшел төсенә чыгып барган хатын белән баланың өстенә барып менгән."Бу уйламаганда килеп чыккан бәхетсезлек инде. Мин үзем водитель булгач, аңлыйм. Мин аны гафу иттем", - дигән балалы хатынның ире Гопиржон Ашуров Дарья Сорокина хакында.Октябрь аенда җинаять эше ике якның үзара килешүе нәтиҗәсендә туктатылган иде. Декабрьдә прокуратура бу эшне кабат карарга уйлады.Кичә Киров районы судында Дарья Сорокина эше кабат каралган. Утырыш ябык формада үткән.Киләсе суд утырышы 9 мартка билгеләнгән. Даааа, Гопиржон...