Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Дмитрий Чернышенко белән Радий Хәбировның эшлекле очрашуы

- Без Башкортстанның икътисадның барлык тармакларында диярлек динамик үсешнең яхшы үрнәге булуын күрәбез. Халык саны буенча сез Идел буе федераль округында беренче урында торасыз. Тормыш сыйфатын үстерүне тәэмин итүегез бик мөһим. Без моны барлык күрсәткечләр буенча да күрәбез, - диде Дмитрий Чернышенко. - Башкортстан - иң борынгы нефть-газ чыгару төбәге. Республика җитештерү дәрәҗәсе, шул исәптән авыл хуҗалыгы продукциясе буенча Русия Федерациясе субъектлары унлыгына керә. Иң мөһиме - Башкортстан төбәкләрнең инвестицион климат буенча беренче бишлегендә. Димәк, сез биредә бизнес нәтиҗәле үсеш алсын өчен барлык кирәкле шартларны булдырасыз.Республика - Русия төбәкләренең фәнни-технологик үсеше рейтингында дүртенче, бик мактаулы урында. Ә инде Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрне карамасак, илдә икенче урында. Бу - бик яхшы нәтиҗә.- Сез Башкортстанның яхшы тонуста, үсешнең динамик фазасында булуын дөрес билгеләп үттегез. Узган елны без сәнәгать җитештерүе индексы буенча яхшы г

- Без Башкортстанның икътисадның барлык тармакларында диярлек динамик үсешнең яхшы үрнәге булуын күрәбез. Халык саны буенча сез Идел буе федераль округында беренче урында торасыз. Тормыш сыйфатын үстерүне тәэмин итүегез бик мөһим. Без моны барлык күрсәткечләр буенча да күрәбез, - диде Дмитрий Чернышенко. - Башкортстан - иң борынгы нефть-газ чыгару төбәге. Республика җитештерү дәрәҗәсе, шул исәптән авыл хуҗалыгы продукциясе буенча Русия Федерациясе субъектлары унлыгына керә. Иң мөһиме - Башкортстан төбәкләрнең инвестицион климат буенча беренче бишлегендә. Димәк, сез биредә бизнес нәтиҗәле үсеш алсын өчен барлык кирәкле шартларны булдырасыз.Республика - Русия төбәкләренең фәнни-технологик үсеше рейтингында дүртенче, бик мактаулы урында. Ә инде Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрне карамасак, илдә икенче урында. Бу - бик яхшы нәтиҗә.- Сез Башкортстанның яхшы тонуста, үсешнең динамик фазасында булуын дөрес билгеләп үттегез. Узган елны без сәнәгать җитештерүе индексы буенча яхшы гына тәмамладык - 102,7 процент. Бу катлаулы елда да үсәрбез дип уйлыйбыз. Авыл хуҗалыгында җитештерү үсеше 28 процентка артты, - диде Радий Хәбиров. - Соңгы елларда Русия Федерациясе Хөкүмәте һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы башлап йөргән проектлар, һичшиксез, илдә һәм тулаем Башкортстанда югары мәктәп һәм фән үсешенә ярдәм итә. Без барлык федераль программаларда да катнашабыз. Дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф үзәкләре конкурсында, «Приоритет-2030» программасында, алдынгы инженерлык мәктәбе булдыруда безнең заявкаларыбызга ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт. Болар барысы да билгеле бер нәтиҗәләр бирә. Күптән түгел генә без катлаулы адымга бардык һәм ике югары уку йортын бердәм зур университетка берләштердек. Һәм инде мондый карардан уңай нәтиҗә күрәбез.Фото: glavarb.ru