“Дмитрий Николаевич, бүген Уфада Сез берничә эре объектта булдыгыз. Ни өчен Русия Хөкүмәте тарафыннан аларга ярдәм итүгә җитди игътибар бирелә?” – дип сорадылар.- Безнең илдә фән белән идарә итүнең югары органы булып Фән буенча совет тора, аны Русия Президенты Владимир Путин җитәкли. Күптән түгел Совет утырышы булды. Һәм дәүләт башлыгы фәнгә, технологик суверенитетка ирешүгә, дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итүгә, барыннан да элек икътисадның тотрыклылыгына һәм махсус хәрби операция ихтыяҗларын тәэмин итүгә бәйле рәвештә бик ачык күрсәтмә бирде, - диде Дмитрий Чернышенко. - Биредә без Уфада башка төбәкләр тиңләшә алырлык берничә яхшы мисал күрдек. Башкортстан фән һәм мәгариф эшчәнлегенә ярдәм итү инструментларының бөтен палитрасын диярлек нәтиҗәле файдалануны күрсәтә.Мәсәлән, Евразия фәнни-мәгариф үзәге - нефть-газ һәм нефть химиясе сәнәгате өчен инновацияләр өлешендә лидерларның берсе. "Киләчәк моторлары" инженерлык мәктәбе искитмәле гамәли нәтиҗәләр күрсәтә. Хәзер алар авиация, медицина сә
Дмитрий Чернышенко: “Уфада башка төбәкләр үрнәк алырлык бик күп мисаллар күрдек”
4 марта 20234 мар 2023
1 мин