Фикер алышуда Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кузьмицкий, Русия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Годунов, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.Киңәшмәне ачып, Русия Хөкүмәте вице-премьеры төбәкнең илдәге төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча югары позицияләрен билгеләп үтте.- Башкортстан сөт җитештерү буенча беренче урында тора. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексы бик нык үскән, - диде Дмитрий Чернышенко. - Сез тотрыклы рәвештә инвестицион җәлеп итүчәнлекнең милли рейтингы лидерларының беренче бишлегенә керәсез. Бу - шул исәптән, шәхсән Радий Фәритович үзе үткәргән “Инвестсәгать” форматында республика Инвестиция комитетының эшчәнлеге нәтиҗәсе. Эшсезлек тарихи минимумда, Башкортстанда ул Русия буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк - 2,8 процент.
Башкортстанның социаль-икътисади үсеше буенча киңәшмә узды
4 марта 20234 мар 2023
1 мин