Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Гаилә бизнесын үстерәбез

Элегрәк Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, төбәктә кече һәм урта эшкуарлыкның 80 меңнән артык субъекты – гаилә бизнесы, дип билгеләп үткән иде. Закон Башкортстанда мондый предприятиеләр үсешен кече һәм урта предприятиеләрнең махсус сегменты сыйфатында дәртләндерергә тиеш. Әлеге категория өчен махсус икътисади һәм оештыру шартлары булдырылачак. Властьлар түбәндәге шартлар үтәлгән очракта гаилә бизнесына ярдәм күрсәтергә ниятли: предприятие өлешләренең 50 проценттан артыгы бер гаилә әгъзаларына туры килергә, җитештерү (кулланучылар) кооперативының яртысы шулай ук бер гаилә әгъзаларына кагылырга, һәм төп эш урыннары буенча хезмәткәрләрнең 50 проценты эшкуар гаиләсе әгъзалары булырга тиеш.