Очрашуны ачып, Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, төбәкнең фәнни-мәгариф мохите соңгы елларда үсеш өчен көчле этәргеч алды.- Илебез очрашкан тиңдәшсез басым шартларында безнең мөмкинлекләр тәрәзәсе барлыкка килде. Сүз, барыннан да элек, технологик суверенитетка ирешү буенча Русия Президенты йөкләмәләрен нәтиҗәле үтәү турында бара. Шуңа күрә сезнең эшчәнлегегез бик мөһим, - дип ассызыклады вице-премьер. - Безгә көндәшлекле булырга, даими рәвештә безнең эшләнмәләрнең иң алдынгы булуына ирешергә кирәк. Шул ук вакытта интеллектуаль милек һәм барлык патентлар да безнең кулда калырга тиеш. Үз технологияләреңне киңәйтүгә һәм аларны коммерцияләштерүгә сәләтлелек булса, технологик суверенитет бар дигән сүз. Русиядә яшь галимнәр җитәкләячәк 900 фәнни лаборатория булдырырга кирәк.Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, галимнәр үз көчләрен тикшеренүләрдә туплый алсын өчен, дәүләт базарга инновацион эшләнмәләр чыгуга ярдәм итәчәк, дип өстәде.Дмитрий Чернышенко шулай ук «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен югары бәяләде.Башкортстан Башлыгы Русия Хөкүмәте һәм Русия Мәгариф һәм фән министрлыгына республика инициативаларына ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни белем бирү үзәге уңышлы үсә. Беренче әһәмиятле нәтиҗәләрне һәм федераль әһәмияткә ия булган зур югары уку йорты - Уфа Фән һәм технологияләр университеты күрсәтә. Республика югары уку йортлары коллективлары «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында проектларны лаеклы яклый. Башкортстан башкаласында студентлар кампусы төзелә башлады.- Башкортстанда югары мәктәп һәм фән үсеше траекториясе бик яхшы фазада тора. Без коллективлар эше өчен шартлар, яхшы матди-техник база булдырырга тиешбез, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Узган елда торак шартларын яхшыртуга һәм яшь галимнәр һәм укытучылар өчен стажировка үтүгә 200 млн. сум акча бүлеп бирдек. Грантларны Башкортстанның алты югары уку йортында 325 фәнни-педагогик хезмәткәр алды. Быел бу максатларга тагын 200 млн. сум юнәлтәбез.Аннан соң Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров яшь галимнәр һәм технологик эшкуарларның актуаль сорауларына җавап бирделәр.Фото: glavarb.ru
Дмитрий Чернышенко һәм Радий Хәбиров яшь галимнәр белән очраштылар
4 марта 20234 мар 2023
1 мин