Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Уфада «Zasport» бренды кибете ачылды

Яңа кибетнең беренче көнендә аның махсус кунагы Олимпия чемпионы, шорт-трекчы Семен Елистратов булды. Ул бренд киемнәрен шәхсән бәяләве турында сөйләде. Әйтүенчә, узган елдан башлап Олимпия курткасын киеп йөри, ул бик сыйфатлы, җиңел юыла. “Спортчылар өчен киемдә иң мөһиме - функциональлек, ә брендларның бурычы - аны эстетик итәргә кирәк", - дип саный олимпияче."Башкала кибетендә брендның барлык коллекцияләре, шул исәптән, Уфа һәм Башкортстан өчен махсус эшләнгән коллекцияләре тәкъдим ителәчәк. Республика белән хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия - монда «Алга» махсус икътисади зонасында апрельдә без спорт киемнәре фабрикасын ачабыз. Бу җитештерү елына 500 меңнән артык киемгә исәпләнгән. Фабрика персоналы 320 кеше тәшкил итәчәк. Без спорт киемнәренең бөтен спектрын җитештерәбез, олимпиячеләр, профессиональ һәм һәвәскәр командалар, барлык спорт сөючеләр өчен тегәчәкбез. Сатып алучыларның безнең эшләнмәләрне ошатуына исәп тотабыз», - диде «Zasport» җәмгыяте генеральный директоры.Республика спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр иткәнчә, "Алга" зонасында фабрика ачылганнан соң, Башкортстанның бер җыелма командасы өчен формалар тегү контрактын төзү күздә тотыла.Дизайнер Анастасия Задорина тарафыннан булдырылган «Zasport» бренды 2012 елдан Русия спорт клублары, федерацияләр һәм корпорацияләр өчен экипировка эшли, 2017 елдан Русия Олимпия командасының рәсми экипировщигы булып тора. 2018 елда “The Wall Street Journal” «Zasport» формасын Кореядәге Олимпиадада иң стильле дип таныды, ә былтыр Forbes.com Кытайда XXIV кышкы уеннарда русиялеләрнең экипировкасын иң модалысы дип атады."Предприятие тегү производствосында югары компетенцияләргә ия, сезнең брендыгыз билгеле. Республиканың да сезнең продукциягә ихтыяҗы зур, шул исәптән безнең җыелма командаларны төрле спорт төрләре буенча экипировкалау мәсьәләләрендә. Киләсе елда Башкортстан «Русия - спорт державасы» форумын кабул итәчәк, анда фабрика үз продукциясен тәкъдим итә һәм спорт экипировкасын күрсәтә алыр иде», - дип билгеләп үткән иде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров булачак фабриканың төзелеш мәйданчыгына визиты барышында.Фото: Динар Кәлимуллин