«Республиканың социаль-икътисади үсеш өлкәсендәге инициативалары аз түгел. Шуларның кайберләре турында бүген Русия Хөкүмәте вице-премьеры белән фикер алыштык.Шуларның берсе - Урал аръягында энергия кытлыгы проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк 500 киловольтлы подстанция төзү. Проектны тормышка ашыру өчен аны Русия электр энергетикасын үстерү схемасына һәм программасына кертергә кирәк. Дмитрий Чернышенкодан бу мәсьәләдә ярдәм итүләрен сорадык, Русия Хөкүмәте адресына мөрәҗәгать инде әзерләнде.Шулай ук төрле тармакларда санлы сервислар үсешенә дә кагылдык. Мәсәлән, бүген республика аграрийлары 16 федераль дәүләт мәгълүмат системасын куллана. Икенче яктан, республикада барлык фермерлар куллана торган мәгълүмати система бар. Бу ресурсларны кулланучыга мәгълүмат бирү өчен дә, кире элемтә алу өчен дә бердәм керү ысулын булдыру уңайлы булыр иде. Бу фермерларның тормышын бик гадиләштерәчәк һәм аларга төп эшчәнлеккә күбрәк вакыт бирергә мөмкинлек бирәчәк.Дмитрий Чернышенко министрлыкка әлеге тәкъдимне анализларга һәм мондый мөмкинлекне карарга кушты.Башкортстан федераль үзәк белән бик тыгыз элемтәдә тора һәм күп кенә проектларыбыз ярдәм ала. Ышанам, алга таба да хезмәттәшлегебез конструктив һәм нәтиҗәле булыр", - дип язды ул.Фото: bashinform.ru