...Тирә-якка билгеле тальянчы Гафурҗан* һәм чая, чибәр кыз Банат кичке уенда танышалар. Тиздән яшьләр бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлый, мулладан никах укытып, бергә гомер кичерә башлый. Ә менә никахны законлаштыруны кирәк дип тапмыйлар. “Анысы кәгазь генә инде, безне Ходай үзе кавыштырган”, – диләр.Яшьләр бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр колхозда эшли. Тиздән Гафурҗанга йорт салыр өчен җир бирәләр. Шатлык өстенә шатлык өстәп, бер-бер артлы балалары туа. Аларның туу турындагы таныклыкларында әниләренең фамилиясе языла, “әтисе” дигән юл кайсыларыныкында буш, башкаларыныкында “Гафурҗан улы (кызы)” диясе урынга “Гафур улы (кызы)” яисә “Гафурян улы (кызы)” дип теркәлгән. Ә менә инде ярты гасырдан соң җиде балага да әтиләренең Гафурҗан булуын суд тәрти-бендә дәлилләү кирәк булачагын ул вакытта беркем дә башына китермәгән.Гаилә авылда үрнәклеләр исәбендә була. Балалар яхшы укый, артык мәшәкать тудырмый. Банат балаларны карарга да, йорт хуҗалыгын үрнәкле итеп алып барырга да