Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Туган телем – назлы гөлем

“Шигъри күңел” кичәсен “Әллүки” халык фольклор ансамбле Люция Вафина сүзләренә язылган “Ак калфак” җыры белән башлап җибәрде.Тел – бөтен дөнья халыкларының да, татарларның да иң зур байлыгы. Аның нигезендә татар мәдәнияте, театр, музыка сәнгате, сынлы сәнгать һәм башка рухи хәзинәләребез үсеш алган. Тел – тарихи мирасның ачкычы. Нәкъ ул безнең риваятьләр һәм хикәятләрне, борынгы кулъязмаларны, матур әдәбият әсәрләрен саклый.Бөек татар теле – Анам теле. Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып-белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән, кемнәр генә сиңа сокланмаган, мактау җырлары җырламаган!Бала тугач та иң тәүдә анасының тавышын ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел”, дип юкка әйтмәгәндер. Ана теле аша үзләштерелгән белем хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә, чөнки кечкенәдән өйрәнгән тел күңелне шигърият белән генә сугарып калмый, милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә. Иң җылы хисләр, иң матур сүзләр дә татар җыры аша күңелгә уела. Шундый җырларның берсе “Рамай”ны “Әллүки” сандугачы Зәбилә Шәрифуллина бөтен нечкә-лекләре, зур зәвык белән башкарды.Галимнәребез, язучыларыбыз татар теленең бөеклеге турында нинди генә хикмәтле сүзләр әйтеп калдырмаганнар! Чараны оештырып алып баручы баш китапханәче Алсу Әхмәтова аксакалларыбызның шул рухи мирасы язылган биремнәрне тараткач, чарада катнашучы мәктәп балалары аларны укып ишеттерде.Аларның чыгышыннан соң оста гармунчыбыз Радик Хәйруллин “Йөрәгеңдә кем икән?” җырын башкарып, кичәгә тагын бер ямь өстәде.Кичәне алып баручының: “Милләтебезнең тагын нинди күренекле шәхесләрен беләсез?” дигән соравына балалар татар милләтен бөеклеккә күтәргән шагыйрьләр Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Роберт Миңнуллин, Наҗар Нәҗми исемнәрен атады, аларның иҗат җимешләре белән яхшы таныш булуын күрсәтте.Дүртөйледә яшәп иҗат итүче каләм әһелләре Рафаил Хафизов, Светлана Васикова, Әнисә Ягъфәрова, Флүрә Газизова, Клара Сафарова, Фәнис Галләмов, Рәзилә Солтанова, Гүзәл Әхиярова, Зәһүрә Әбелкарамова да тамашачыларга үзләренең шигырьләрен укып ишеттерде, елмаерга да, уйланырга да мәҗбүр итте.Рәсимә Сәмигуллинаның думбырада уйнавы, Рәис Сәхәбетдинов белән Радик Хәйруллинның баян моңнары да балаларның рухи дөньясын баетмый калмагандыр, кичәнең темасы да туган моңнар ярдәмендә тулырак ачылды сыман.Бәхәссез: һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган рухи хәзинәсе – туган тел. Һәр милләт вәкиле өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле. Шул ук вакытта, билгеле булуынча, безнең татар телебез “ЮНЕСКО” тарафыннан Бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе дип танылган. Татар телендә аралашабыз икән, татар милләте яши. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең язмышы безнең кулда. Без аны иң гүзәл, иң кадерле назлы гөлдәй сакларга, сугарырга, үстерергә тиешбез. Бу хактагы уй-фикерләрен халкыбыз мәкаль-әйтемнәрдә, табышмакларда чагылдыра. Шуларның аеруча чагу үрнәкләрен чарада балалар бик оста итеп барыбызның да исенә төшерде.Күңелләргә җылы, якты хис-тойгылар бүләк иткән “Шигъри күңел” кичәсе үзешчән артистларның һәм тамашачыларның “Туган тел” җырын бергәләп башкаруы белән тәмамланды.Светлана Васикова.Дүртөйле шәһәре.