Гади кешегә җыр туу бер могҗиза булып күренә. Чөнки әйбәт шигырь илаһи бер күңел халәтендә яралса да, аны язып, күреп, кем әйтмешли, тотып карап була. Ә көй? Баксаң, аның туу тарихы шактый мавыктыргыч икән.“Мәдәният йортында җылы үткәргеч торбалар сузалар иде, – дип сөйли бу хакта Рәис абый. – Аны кабул итүче комиссиягә ошамый гына бит башкарылган эшләр... Өйдә бу хакта сүз кузгалгач, Тәнзилә: “Килә ява бер болыт булган бит комиссия!” – дип ычкындырмасынмы? Минем куллар үзеннән-үзе баянга үрелде – җыр бит бу! Шунда ук көй туды. Тәнзиләнең әнисе белән бер сөйләшеп утырганда, “Әби, – мин әйтәм, – матур җыр туарга тора, сүзләрен язып бирәсеңме әллә?“ “Ния язып торам, аның такмагы бар бит инде:Килә ява, килә ява –Ияләшкән бер болыт.Очар канатларым булса,Тормас идем бер минут.”Шуннан башка сүзләре дә язылды һәм җыр туды.Ә Хәния Фәрхи башкарган “Ялгышасыз” җыры яраткан шагыйрем Илдар Юзеевның ике шигырен кушып язылды. Казанга Бөтендөнья татар конгрессы утырышына баргач, мине халык шагыйре бе