«ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында Ильмира Нәгыймова мәрхүмә турында сөйләгән.«Без икәү «Апа-сеңел» программасын әзерләдек. Безне, чыннан да, апа белән сеңел дип уйлыйлар иде. Эштә бик күп көнче кешеләр. Гел аның белән булган иптәш кызы көнләшә башлады, арабызны бозды. Эльмира мине ишетми, тыңламый башлады. Концертлар да өзелде. Аралашмый башладык. Ара суынды. «Шул кыз өчен ничек эшне туктатырга», – дип, мин дә үпкәләдем. Берничә ел сөйләшми тордык та, аннары очраша һәм аралаша башладык. Хәтта тагын «Апа-сеңел» проектын башларга да уйлаган идек, җитешә алмадык.Миңа «озатырга килмәдең» диделәр. Ул көнне мин «Татар җыры»нда чыгыш ясадым. Мин аны моргтан каршы алдым. Әнисенә булыштым, янында булдым. Аның карточка номерын алдым да, акчалата ярдәм итәргә булдым, башка артистлар да, тамашачылар да акча салды. Шуннан соң әнисенә «кызың өстендә акча эшлисең» дип язганнар.Чәчәк тотып кабергә килү ул – ярдәм түгел. Мин ярдәм иттем. Әнисеннән рәхмәт әйткән аудиоязма килде. Миңа елый-