Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

"Тишка" үлгән, "Мишка" йокламый...

Хуҗалар карамагында "Мишка" кушаматлы бер генә хайван калган. Ул кышын йокыга талмаган, уяу булган. Фермер әйтүенчә, бу яхшы азык базасы булу белән аңлатыла."Аю ашау булмаячагын аңлагач йоклый, йоклау яхшырак. Аны ашаталар икән, ул йокламый. Яхшы ашатсалар, уйламый да йокларга. Шундый ябык боҗра килеп чыга", - дип аңлаткан Сәгыйтьҗан Идиятуллин "Башинформ"га.Ул танылган цирк аюы "Тишка"ның язмышы турында да сөйләгән. "Узган язда үлде. Уянды, биш көн утырды, ашказаны эшләп китә алмады. Аның яше дә зур гына иде инде, 26 яшь», - ди фермер.Исегезгә төшерәбез: 2020 елда Ишембай районында волонтерлар "Тишка"ны бик нык авыр хәлдә тапты. Ул 20 елдан артык урындагы криминаль авторитет хуҗалыгында яшәгән. Хуҗасы төрмәгә эләккәч, аю ачлы-туклы көн күрә. Иҗтимагый резонанстан соң аны үзенә Идиятуллиннар гаиләсе алды, ул вакытта аның фермер хуҗалыгында ике аю яшәгән булган инде.фото: башинформ